Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2020, 01:31

Табиблар парад уздырды

Ак халат ияләренең һөнәри бәйрәме беренче тапкыр шулай зурлап билгеләнде.

Бүген республикада Медицина хезмәткәре көненә багышланган күп бәйрәм чаралары оештырылды. Беренче тапкыр Медицина хезмәткәрләре парады үтте. Ак халат ияләренең һөнәри бәйрәме беренче тапкыр шулай зурлап билгеләнде.
– Медицина хезмәткәре көне – дәүләт бәйрәме. Соңгы айларда йөкнең авыр башы сәламәтлек саклау тармагына төште. Күп медицина хезмәткәрләре дәваханәләрдә эшләгәндә үзләре дә авырды. Без медицина хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре, батырлыклары өчен рәхмәт әйтәбез. Коронавирус белән килгән сынау безгә медицинага гына түгел, медицина хезмәткәрләренә дә күбрәк игътибар бүләргә кирәклекне күрсәтте, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Бүген беренче тапкыр Григорий Аксаков ордены белән бүләкләү үтте.
Бүләкләнүчеләр арасында Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева да бар.
– Хезмәтемне лаеклы бәяләгән өчен зур рәхмәт! Беренче санлы Аксаков орденын алу бик дулкынландыргыч. Укытучыларыма, әти-әниемә зур рәхмәт белдерәм! Кызганычка каршы, алар бу зур шатлыгымны күрә алмады. Республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтебез чиксез. Ул безне, медицина хезмәткәрләрен, яхшы аңлый, ярдәм күрсәтә, – диде Римма Үтәшева.
Чара “Ватан” этнопаркында зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: