Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2020, 11:05

Сәламәтлекне саклау өчен

Йорт янында сайлау – Русия өчен яңа күренеш, әмма саф һавада тавыш бирү – күп кенә дәүләтләрдә билгеле тәҗрибә. Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүенең барышы турында сөйләде.

Билгеле булуынча, 1 июльдә Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү узачак. Бу илкүләм зур чараны яктыртучы Мәгълүмати үзәк эшли башлады. Анда Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүенең барышы турында сөйләде.
Комиссия башлыгы белдерүенчә, русиялеләрнең байтагы дистанцион рәвештә тавыш биргән дә инде. “Кешеләрнең төрле формаларда тавыш бирү мөмкинлеге булсын өчен күп көч куйган барлык коллегаларга рәхмәт, – диде Элла Памфилова. – Безнең төп таләп – тавыш бирү нәтиҗәләре бернинди шик тудырырга тиеш түгел... Без хәзер төрле чыганаклардан килүче мәгълүматны тикшерәбез. Аның күпчелеге, беренче чиратта, Интернетта таралганы – ялган мәгълүмат, фейклар, еш кына инсценировкалар. Без боларның барысына да тиешле җавап бирәчәкбез".
Әлегә комиссия утырышында карауны таләп итәрлек бер генә шикаять тә булмаган.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина искәрткәнчә, гражданнарның сәламәтлеген саклауга таләпләрне исәпкә алып, тавыш бирүдә катнашучыларга уңайлы шартлар тудырылачак. Өйдә традицион тавыш бирүдән тыш, сайлау комиссияләре шулай ук йорт яны территорияләрендә, иҗтимагый киңлекләрдә тавыш бирүне оештырачак. Йорт янында сайлау – Русия өчен яңа күренеш, әмма саф һавада тавыш бирү – күп кенә дәүләтләрдә билгеле тәҗрибә. Һәм беркайчан да дәгъвалар тудырмый. Йорт яны территориясендә тавыш бирүне җиһазлаганда, өйдә тавыш бирүдән аермалы буларак, тавыш бирү бюллетеньнәрен бирү өчен урын тәэмин ителә, аларда тавыш бирүдә катнашучылар исемлеге, яшерен тавыш бирү урыны, тавыш бирү өчен күчерелмә тартма урнаштырылырга мөмкин.
Чыганак: cikrf.ru/news/cec/46672/
Читайте нас: