Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2020, 10:25

Макрон Русиягә килмәкче

Владимир Путинның Франция Республикасы Президенты Эммануэль Макрон белән видеоконференция форматында дәвамлы әңгәмәсе булды.

Анда халыкара һәм ике яклы мәсьәләләр каралды. Русия һәм Франция арасында хезмәттәшлеккә ихтыяҗ булу турында гомуми фикер яңгырады. Хезмәттәшлекнең аеруча халыкара террорчылык, климат үзгәртү кебек кискен глобаль өлкәләрдә кирәклеге әйтелде. Шулай ук коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә көчләрне берләштерү дә актуаль бурыч булып кала.
Әңгәмә башында Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгы турында искә алды. “Без Русиядә Көнчыгыш фронтта совет сугышчылары белән бергә сугышкан французларны беркайчан да онытмаячакбыз. Бу "Нормандия-Неман", шулай ук французлар башка бүлекчәләрдә дә сугыштылар. Франциянең үз территориясендә исә, француз каршылыгы сафларында, меңләгән совет гражданнары көрәшкән. Һәм нацизмны җиңү – бу, һичшиксез, безнең уртак казанышыбыз”, – диде.
Эммануэль Макрон алга таба өч мәсьәләгә игътибар юнәлтте: бу – хәвефсезлек өлкәсендә икеяклы, күпьяклы диалог өчен уңай шартлар тудыру; шулай ук ​​ кризислар, аерым алганда, Ливия, Украина һәм Сүриядәге вәзгыять буенча, көн тәртибе булдыру, ​​әйләнә-тирә мохитне саклауда көчләрне берләштерү.
Һәм Э. Макрон, әгәр санитар шартлар мөмкинлек бирсә, җәй азагында В. Путин тәкъдимен кабул итеп, Русиягә рәсми визит белән килергә теләвен дә әйтте.
Чыганак: www.kremlin.ru/events/president/news/63572.
Читайте нас: