Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь 2020, 15:10

Римма Үтәшева: “Урыс булмаган халыклар да үзләренең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мөмкинчелегенә ия булырга тиеш”

Шулай ук сайлау комиссиясен өйгә дә чакыртырга мөмкин.

1 июль Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү узачак. Бу уңайдан hеспубликаның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте” советы рәисе Римма Үтәшева фикерләре белән бүлешеп, үзгәрешләрне хуплавын белдерде:
– Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүләр 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза. Тавыш бирүче үзе теләгән көндә сайлау участогына килә ала. Шулай ук сайлау комиссиясен өйгә дә чакыртырга мөмкин. Бу пандемия чорында саклык чаралары күрү һәм тавыш бирүчеләргә уңайлы булсын эшләнә.
Ә инде Конституциягә үзгәрешләргә килгәндә, мин хуплыйм, чөнки алар безнең дәүләтчелекне ныгытуга юнәлдерелгән. Белүебезчә, кемдер Курилны, кемдер Кырымны тартып алу өчен хыяллана. Мин табиб буларак канундагы балаларның хокукын ныгытуга кагылган мәддәләрне хуплыйм. Шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсен кануный ныгытуга да уңай карыйм. Бу минем өчен дә, гаиләм өчен дә мөһим, чөнки үзем дә, җәмәгатем дә пенсия алабыз. Конституциянең яңа редакциясендә сәламәтлек саклауга да зур урын бүленгән. Чыннан да, һәр кеше бушлай сыйфатлы итеп сәламәтлеген ныгыту мөмкинчелегенә ия булырга тиеш. Бөрҗәндә дә, Уфада да, Мәскәүдә дә ярдәм бер дәрәҗәдә күрсәтелергә тиеш. Технология, җиһазлар бер үк дәрәҗәдә югары булырга тиеш.
Төп канунда этно-мәдәни үсешкә дә урын бирелгән. Илдә 80 процент урыс хаклкы яши, урыс теле дәүләт теле дип игълан ителгән. Ләкин калган 20 процент урыс булмаган халыклар да үзләренең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мөмкинчелегенә ия булырга тиеш. Конституциядә болар да кануный ныгытылган. Мин сезнең барыгызны да тавыш бирергә чакырам, – диде республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте” советы рәисе Римма Үтәшева.
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: