Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2020, 16:25

Кызыл мәйданда Җиңү парады

Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парады узды. 75 ел элек тә Мәскәүдә Кызыл мәйданда тарихи Җиңү парады үткән иде.

Парадны Русия Федерациясе Президенты, Югары Башкомандующий Владимир Путин кунаклар, чит ил лидерлары белән трибунадан карады.
Тантанада ундүрт меңләп кеше, 200дән артык тарихи, заманча кулланылыштагы һәм өр-яңа хәрби техника, авиация катнашты.
Парадны оборона министры армия генералы Сергей Шойгу кабул итте, Коры җир гаскәрләре командующие армия генералы Олег Салюков командалык итте.
Иң тәүдә Преображенский полкының мактаулы каравыл батальонының байрак төркеме Җиңү байрагын һәм Русия Федерациясе Дәүләт байрагын Кызыл мәйданга алып чыкты.
Русия хәрби хезмәткәрләре, ягъни кырык парад төркеме белән беррәттән, парадта бүтән илләр (Азәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Молдавия, Монголия, Сербия, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан) хәрбиләренең парад расчетлры катнашуын күзәтергә мөмкин булды.
Парад тәмамлангач, Владимир Путин чит ил башлыклары белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды, Александр бакчасында Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салды.
Читайте нас: