Барлык яңалыклар
Новости
24 июнь 2020, 10:40

Бу юлы гаризасыз

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен янә 10 000 сум күләмендә пособие бирелә.

Быел 7 апрельдә Русия Федерациясе Президенты «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Указ имзалаган иде. Аңа ярашлы, 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә социаль түләүләр бирелде. 23 июльдә исә В. Путин өстәмә түләүләр турында Указга кул куйды.
Бу Указда әйтелүенчә, 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәр бала өчен янә 10 000 сум күләмендә бер тапкыр түләнүче пособие ала алачак.
Моның өчен ата-ана Русия Федерациясе гражданы булырга, Русия Федерациясе территориясендә яшәргә һәм 16 яшькә кадәрге һәм Русия Федерациясе гражданы булган баланың ата-анасы яисә уллыкка алучысы, опекуны, попечителе булырга тиеш.
Бу пособие бүтән төрле социаль ярдәм чараларын күрсәткәндә, гаилә кереме составында исәпкә алынмаячак.
Әгәр гражданнар 2020 елның 7 апрелендәге Указы нигезендә социаль түләүләр алган булсалар, әлеге пособиене юллау өчен Русия Федерациясе Пенсия фондына гариза (документлар) тапшыру кирәк түгел – пособие элекке документлар һәм белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.
Кем мондый социаль түләүне алып өлгермәгән, Русия Федерациясенең Пенсия фондына 2020 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Читайте нас: