Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2020, 12:31

Башкортстанда 22 мең табиб вакытыннан алда хаклы ялга чыкты

Русия Президенты Владимир ПУТИН 2018 елда илдә пенсия системасын реформалау турында Законны имзалаган иде. Хәзер ир-ат – 65 яшьтә, хатын-кыз 60 яшь тулгач хаклы ялга чыга. Шулай булуга карамастан, аерым категорияләр өчен ташламалар каралган. Мәсәлән, республикабызда 22616 табиб яңа канун гамәлгә кергәннән соң вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия булды. Бу эшнең тәртибе, кемнәр хаклы ялга вакытыннан алда чыгу хокукына ия булуы турында тулырак – сайтта!

Закон нигезендә сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре пенсияне вакытыннан алда алу хокукына ия. 2019 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләре өчен дә пенсиягә чыгу вакыты 5 елга озайтылды. Дәвалау эшчәнлегенең стажына карата таләпләр элеккечә калды, вакытыннан алда пенсия ала башлау өчен авыл җирендә – 25 ел, шәһәрдә, шәһәр тибындагы бистәләрдә 30 ел эшләү кирәк.
Стажга шулай ук ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме станцияләрендә һәм кан алу станцияләрендә башкарылган эш керә.
Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәлек җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республиканың 22616 табибы вакытыннан алда пенсия ала, 2019 елда 311 медицина хезмәткәре мондый хокукка ия булган.
Үзегезнең пенсиягә хокукларыгыз, медицина стажына керә чорлар турында Русия Пенсия фондының рәсми сайтындагы гражданның шәхси кабинетында www.pfrf.ru адресы буенча, яки дәүләт хезмәтләренең “Госуслуги” порталында белергә мөмкин.
Фото: Vesennenskij.ru
Читайте нас: