Барлык яңалыклар
10
Новости
22 июнь 2020, 14:25

Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре озайтыла

Эшләүче, читтән торып эшләүгә күчмәгән һәм ялда (отпускта) булмаган, әмма шул ук вакытта үзизоляциядәге һәм 65 яшьтән өлкән пенсионерларның эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре, ягъни электрон больничныйлары озайтыла.

Тиешле карарны РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. "Мондый гражданнар электрон больничныйларын 15 июньнән үзләре яшәгән конкрет төбәктә үзизоляция режимының рәсми тәмамлануына кадәр рәсмиләштерә ала. Яңа электрон больничныйлар хезмәткәргә, элеккегеләре кебек үк, социаль иминият фонды акчалары хисабына һәм больничныйны рәсмиләштергәннән соң җиде календарь көн дәвамында турыдан-туры түләнәчәк", – диелә документка аңлатмада. Больничныйлар Социаль иминият фондына эш бирүчеләр җибәрә торган электрон мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштереләчәк, пенсионерлар өстәмә рәвештә нәрсәдер җибәрергә тиеш түгел.
Эшкә вакытлыча яраксызлык буенча пособие гомуми кагыйдәләр буенча исәпләнәчәк. Хезмәт стажы сигез елдан артык булганда, больничный йөз процентлы күләмдә түләнә. Исәп-хисап соңгы ике ел уртача хезмәт хакыннан чыгып эшләнә, ләкин уртача максималь хезмәт хакы 69 961,65 сум белән чикләнә.
Карарның тулы тексты һәм документлар белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://government.ru/news/39903/
Читайте нас: