Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь 2020, 13:45

Владимир Путинның мәкаләсе басылып чыкты

«...Минем әти-әнием өчен сугыш – ул блокадада калган Ленинградның коточкыч газаплары, анда минем ике яшьлек абыем Витя үлгән, әнием могҗиза белән генә исән калган»...

Мәкалә «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы: тарих һәм киләчәккә уртак җаваплылык» дип атала.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел үтте. Шушы еллар эчендә берничә буын үсте. Планетаның сәяси картасы үзгәрде. Нацизмны җиңгән Советлар Союзы бөтен дөньяны коткарды. Бу сугыш вакыйгалары да, хәтта анда катнашучылар өчен дә – ерак үткән чор. Ләкин ни өчен Россиядә 9 май иң төп бәйрәм буларак билгеләп үтелә соң? Ә 22 июньдә тормыш гүя катып кала һәм тамакларга төер утыра?
Сугыш һәр гаилә тарихында тирән эз калдырган, дип әйтү кабул ителгән. Бу сүзләр артында – миллионлаган кешенең язмышы, аларның газапланулары һәм югалтулары. Горурлык, хакыйкать һәм хәтер. Минем әти-әнием өчен сугыш – ул блокадада калган Ленинградның коточкыч газаплары, анда минем ике яшьлек абыем Витя үлгән, әнием могҗиза белән генә исән калган. Әтием, броньнән баш тартып, миллионлаган совет гражданнары кебек үк, үз шәһәрен якларга китте. "Невский пятачок" плацдармында сугышкан, авыр яраланган. Еллар үткән саен, ата-аналарыбыз белән әңгәмә корырга, аларның хәрби тормыш чоры турында җентекләбрәк беләсе килә. Ләкин инде сорашу мөмкин түгел, шуңа күрә әти һәм әни белән сөйләшүләр, алар турындагы хатирәләрне йөрәгемдә саклыйм.
Мәкаләнең тулы тексты http://www.kremlin.ru/events/president/news/63527 сайтында китерелә.
Читайте нас: