Барлык яңалыклар
Новости
19 июнь 2020, 14:51

Русия тарихи көнннәр кичерә

Бүген бу казанышлар закон белән генә түгел, ә Конституция белән дә рәсмиләштерелергә тиеш.

Русия дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүе хакында фикерләре белән бүлеште. Парламентарий фикеренчә, төзәтмәләрне кабул итү халык мәнфәгатьләрен илнең нигезе буларак ныгытачак, шулай ук Русиянең Дәүләт суверенитетын рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
– Без тарихи көннәр кичерәбез, – дип саный ул. – Русия гражданнары тарафыннан тавышка чыгарылган төзәтмәләр дәүләтебез ирешкән үсеш дәрәҗәсен конституциячел рәсмиләштерү бурычларына туры килә. КПССның сәяси монополиясе һәм СССРның шушы һәлакәтенә китергән фаҗигадән соң, коммунистлар һәм партиясезләр төзегән Русия дәүләте исән кала һәм, барлык кыенлыкларга һәм проблемаларга карамастан, безне халык буларак саклап калуны да тәэмин итә алды.
Русия Президенты Владимир Путин эзлекле рәвештә безнең халык дәүләтенең суверенлашуына иреште, әкренләп аны тышкы идарәдән азат итеп, сәяси һәм хәрби суверенитетны кире кайтарып, Федератив системаны тәртипкә салу һәм ныгыту аша, бердәм һәм каршылыксыз хокукый киңлек булдыру аша, хакимиятнең ачык һәм үтәкүренмәле вертикален булдырды.
Бүген бу казанышлар закон белән генә түгел, ә Конституция белән дә рәсмиләштерелергә тиеш. Минем фикерем – төзәтмәләрне хупларга кирәк.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: