Барлык яңалыклар
Новости
18 июнь 2020, 09:30

Конституциягә үзгәрешләр кертү – заман таләбе

1 июльдә ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк. Бу көн чәршәмбегә туры килсә дә, ял дип игълан ителде. Төп Законга үзгәрешләр кертү кирәклеген Русия Президенты Владимир Путин ассызыклады. Аның карары белән 1 июльдә эшләгән кешеләргә хезмәт хакы гадәттәгедән ике тапкырга артыграк түләнәчәк. Без Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләргә һәм тавыш бирү рәвеше буенча аңлатмалар сорап, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Галия МӨХӘММӘДЬЯНОВАга мөрәҗәгать иттек.

– Минемчә, төп законга төзәтмәләр кертү – дөрес карар, — диде ул. Бу – заман таләбе. Алар өлгерделәр. Замана үзгәрде. Әлбәттә, мондый әһәмиятле карарлар, законнар вакыт белән үзгәрергә тиеш. Минемчә, бу төзәтмәләрне тикшерү процессы да бик дөрес барды. Иң элек алар буенча муниципалитетлар каршындагы иҗтимагый советларда, төбәкләрнең иҗтимагый палаталарында, Русия Иҗтимагый палатасында төзәтмәләр кертү буенча фикер алышулар үткәрелде. Ил язмышына битараф булмаган һәркем Конституцияне үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен юллау мөмкинлегенә ия булды. Аннары Конституция суды Конституциягә төзәтмәләрне хуплады. Тик бу әле соңгы инстанция түгел. 1 июльдә һәрберебез яшерен рәвештә, законлы нигезләрдә, тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән килешү-килешмәвен белдереп, тавыш бирә алачак. Илнең Төп законына үзгәрешләр кертү турында сөйләргә һәм фикер алышырга гына түгел, ниндидер гамәлләр кылырга да вакыт җитте. Гомер буе шушы илдә яшәгән һәм эшләгән кеше буларак, балаларының язмышын тик биредә генә күргән күпчелек кебек үк, әлбәттә, тавыш бирүгә барачакмын.
Фото: www.bashinform.ru
Читайте нас: