Барлык яңалыклар
Новости
17 июнь 2020, 13:10

Җинаятьнең булмый калганы яхшы

Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте директоры, террорчылыкка каршы комитет рәисе Александр Бортников белән очрашты.Фотода: Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников.

Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников белдерүенчә, соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнгән. Беренче чиратта, Төньяк Кавказ территориясендә террорчылык очракларын дистәләрчә тапкыр киметүгә ирешелгән. Соңгы ун елда, 2010 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр, 2010 елда 778 җинаять террористик юнәлештә булса, узган ел алар дүртәү генә.
Бу ун ел эчендә террорчылык юнәлешендә 698 җинаять кисәтелгән, шуларның 159 ы – турыдан-туры террорчылык акты. Бу – комитет линиясе буенча төзелгән бөтен системаның да эш җимеше.
Һәм ФИХ шундый тәкъдим белән чыккан: төрле дәүләтләр, махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнарында булган мәгълүматны берләштереп, террорчылыкка каршы бердәм мәгълүмати киңлек булдырырга кирәк. Бу идеяне гамәлгә ашыру кысаларында 2009 елда халыкара мәгълүмат банкы төзелә башланган. Ул төрле вакыйгаларга, террорчылыкка мөнәсәбәте булган конкрет затларга кагылышлы мәгълүматны берләштерә. Бүгенге көндә әлеге халыкара мәгълүмат банкына 42 дәүләттән һәм 8 халыкара оешмадан 56 махсус хезмәт тоташтырылган. Алга таба да халыкара мәйданчыклар мөмкинлекләре актив кулланылачак.
ФИХ эше, А.Бортников әйтүенчә, план буенча бара. Мәсәлән, кичә комитетның чираттагы утырышы узган, анда Идел буе федераль округында террорчылыкка каршы профилактикага бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булган.
Читайте нас: