Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2020, 11:26

Иртәгәсе көнебез ышанычлы булырга тиеш!

1 июльдә ил Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенрусия тавыш бирүе үтәчәк. Бу көн чәршәмбегә туры килсә дә, ял дип игълан ителде. Төп Законга үзгәрешләр кертү кирәклеген Русия Президенты Владимир Путин ассызыклады. Аның карары белән 1 июльдә эшләгән кешеләргә хезмәт хакы гадәттәгедән ике тапкырга артыграк түләнәчәк. Без Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләргә һәм тавыш бирү рәвеше буенча аңлатмалар сорап, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Лида ИСАРГАКОВАга мөрәҗәгать иттек.

Җәмәгатьчелек вәкиле фикеренчә, тавыш бирүдә катнашу-катнашмау мәсьәләсе гражданның үзенә, аның сәяси өлгергәнлегенә, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияләнгән сәяси культура дәрәҗәсенә бәйле.
"Әгәр бала ата-анасының сайлауларда активлыгын, аларның гражданлык өлгергәнлеген, активлыгын күрсә, аның өчен бу өлкән тормышта норма буларак кабул ителәчәк. Ә тарих һәм җәмгыять канннары дәресләрендә алган белемнәре аның инануын ныгытачак кына. Тавыш бирү көнендә сайлауларга гаилә, ил өчен җаваплылык тоючылар киләчәк. Тәнкыйтьләүчеләр дә булачак, янәсе, барысы да алдан хәл ителгән. Барыннан да элек төзәтмәләр проекты белән танышырга киңәш итәр идем. Соңыннан кабул иткән карарыгызны бланкта чагылдырырга кирәк. Республика халкы тавыш бирүдә актив катнашыр дип ышанам”, — дип саный эксперт.
Конституциягә төзәтмәләргә килгәндә, әңгәмәдәшебез мәдәният һәм халыкның тормыш-көнкүреше өлкәсендә тәкъдим ителгән үзгәрешләргә аерым игътибар бирергә киңәш итә. "Дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итү һәм аны саклау факты бик мөһим. Минемчә, иң мөһим төзәтмә дәүләт тарафыннан яшәү минимумыннан ким булмаган минималь хезмәт хакы күләмен тәэмин итү һәм гарантияләүдән гыйбарәт. Шулай ук пенсияләрне елына кимендә 1 тапкыр индексацияләү дә каралган. Катлаулы социаль-икътисади шартларда билгеләнгән гарантияләр ил гражданнарына иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра", — дип билгеләп үтте Лида Исаргакова.
Фото: https://www.bashinform.ru
Читайте нас: