Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2020, 14:05

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Русия көнендә Президент Хезмәт Герое медальләрен тапшырды

Мәскәүнең Поклон тавындагы Җиңү паркында "Русия Федерациясе Хезмәт Герое" алтын медальләре тапшырылды. Тантана башланыр алдыннан Дәүләт бәйрәме – Русия көне уңаеннан Россия Федерациясе Дәүләт байрагы күтәрелде.
Хезмәт Герое исеме илдә 2013 елда билгеләнде һәм дәүләт, иҗтимагый һәм хуҗалык эшчәнлегендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән, илнең социаль-икътисадый үсешенә, шул исәптән сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән өчен бирелә.
Быел бу югары исемгә лаек булучылар арасында доктор Рошаль дә бар. Ул – гомерен балаларга ярдәм итү, аларны коткару, дәвалау эшенә багышлаган кеше. Леонид Михайловичны хаклы рәвештә медицинаның "алтын куллары" һәм "йөрәге" дип атыйлар.
Шулай ук атаклы тренер, Красноярск көрәш мәктәбенә нигез салучы Дмитрий Георгиевич Миндиашвили, металлург Александр Евгеньевич Моторин, утыз елдан артык дәүләт Кече театры сәнгать җитәкчесе булган Юрий Мефодьевич Соломин "Русия Федерациясе Хезмәт Герое" югары наградасы белән бүләкләнделәр.
Читайте нас: