Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь 2020, 11:21

“Конституциягә үзгәрешләр кертү халыкның сәламәтлеген яхшыртуга хезмәт итәчәк!”

Бу хакта Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма ҮТӘШЕВА белдерде.

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү көне 1 июльгә билгеләнгән. Бу дата чәршәмбегә туры килсә дә, ял көне дип игълан ителде. Шуңа карамастан, бу көн өчен хезмәт хакы сакланачак. 1 июньдә бу хактагы Указга Русия Президенты Владимир ПУТИН кул куйды. Шул уңайдан без Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма ҮТӘШЕВАның фикерләрен белештек.
Депутат һәм милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе фикеренчә, Төп законга кертергә тәкъдим ителә торган күп кенә үзгәрешләр коронавирус пандемиясе чорында гамәлгә ашырылды да инде. Мәсәлән, гражданнарның мәшгульлеген саклау, балалары булган гаиләләргә түләүләр бик вакытлы һәм нәтиҗәле булып чыкты. Шуңа күрә республика парламенты депутаты бу төзәтмәләр тормышның үзеннән чыккан, дип белдерде.
– Табиб буларак, уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итүгә кагылышлы төзәтмәләрнең мөһимлеген тулысынча бәяли һәм дәлилли алам, – диде Римма Үтәшева. – Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча Бөтенрусия тавыш бирү датасын да пандемия аркасында күчерделәр. Чөнки гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау кирәк иде. Хәзер сайлау участокларында санитар хәвефсезлекнең иң катгый чараларын үтәү максат итеп куела, чөнки дәүләтнең иң зур байлыгы – кешеләр.
Фото: Rb7.ru
Читайте нас: