Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2020, 10:00

Кредит, ипотека, онлайн-операцияләр...

Пандемия Саклык банкына ничек тәэсир иткән?Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Саклык банкының хәлен белеште.

Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф әйтүенчә, март, апрель, май айлары Саклык банкы өчен катлаулы чор булган. Чиста табышның күләмен якынча 25 процентка киметкәннәр һәм узган ел белән чагыштырганда резервларны якынча өч тапкырга күбрәк формалаштырганнар.
Юридик затларга – якынча 1 триллион сумлык һәм физик затларга 120 миллиард сумлык кредитлар яңадан каралган. Мондый күләмдәге реструктуризацияне банкка әлегәчә беркайчан да күрергә туры килмәгән. Пандемия башланып, офисларның 30 проценты кыскартылгач, чиратлар пәйда булу белән дә очрашканнар.
Ләкин, кризис чорында терминалларның нибары 25 проценты эшләсә, хәзер 90 проценты диярлек гамәлдә. Һәм Тулаем эчке продукт (русча – ВВП) үсеш темпының 6-7 процент дәрәҗәсендә кимүе көтелсә, бүген Үзәк банк һәм Хөкүмәт фаразлаганга караганда яхшырак күрсәткечләр, ягъни якынча минус 4,2-4,5 процент кына көтелә. Көнбатышта исә бер елда Тулаем эчке продукт кимү елына якынча минус 7,5 процент булыр, диләр.
Саклык банкы ипотеканың 50 процентын онлайн-каналлар аша бирә. Ипотека кредиты, Русиядә моңарчы булмаганча, бүген 6,1 процент тәшкил итә. Үзәк банкның катлаулы вәзгыять чорында рефинанслау ставкасын киметү турында карар кабул итүе кредит базарында ставкаларның кимүенә китергән, һәм бу барлык предприятиеләргә дә яңадан аякка басуга ярдәм иткән.
Әлбәттә инде, Саклык банкының онлайн-сервисларына ихтыяҗ бик көчле булган, онлайн-операцияләр күләме 60 процентка кадәр арткан.
Читайте нас: