Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2020, 14:52

Конституциядәге гарантияләр гамәлдә

Гражданнар төзәтмәләрнең эчтәлеген аңлаганнар.

Республиканың Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, “Халык контроле” федераль проектының региональ координаторы, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтае депутаты Гөлнур Колсарина Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәлер буенча тавыш бирү уңаеннан үз фикерләрен белдерде.
– Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән. Төзәтмәләр кертелгән төп канун үз көченә кермәде әле, ләкин анда каралган гарантияләр инде гамәлдә. Минемчә, монда бернинди феномен да юк, барысы да кануный. Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә илнең 20 ел хезмәте һәм үсеше үз җимешләрен бирә. Бизнеска ярдәм итү һәм халыкны эш белән тәэмин итүне саклау чаралары Конституциядә Хезмәт кешесе хокукларын беркетүче тәкъдимнәрне чагылдыра. Балалары булган гаиләләргә түләүләр дәүләтнең үсеп килүче буын турында ничек кайгыртуы турында сөйли.
Сәламәтлек саклау системасының вируска ничек каршы торуы – бу инде һәркемгә мөмкин булган медицина ярдәме күрсәтелү турында сөйли. Яңа вирус бөтен дөньяны үзгәртте, һәм Русия дә искәрмә түгел. Барысы да әкренләп яңа чынбарлыкны исәпкә алып планнар төзи башлый. Конституциягә төзәтмәләр дә – нәкъ менә киләчәк турында. Алар кешеләр тарафыннан да үзгәрешләр кирәклеге бәхәссез булуын күрсәтә, тормыш белән ныгытылган. Гражданнар, чыннан да, әлеге төзәтмәләрнең эчтәлеген аңлаганнар. Конституция төзәтмәләре безнең тормышка керде дә инде. Һәм без мондый уникаль күренешне, хокукый феноменны күзәтәбез, ул чакта төзәтмәләр әле үз көченә кермәгән, әмма законнарның хокукый тулылыгын билгели.
Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенрусия тавыш бирү датасы төп приоритеттан – Русия гражданнарының тормышын һәм сәламәтлеген саклап калудан чыгып күчерелде. Президент әйткәнчә, иң мөһиме – кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге.
Тавыш бирүгә килгәндә, узган атнада Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе бөтен ил буенча сайлау участоклары эшләячәк катгый санитар стандартларны күрсәтте. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу кибеткә барып килүгә караганда да хәвефсезрәк булачак. Шулай ук тавыш бирү 1 июльдә генә түгел, төп тавыш бирү көненә кадәр алты көн дәвамында үткәрү тәкъдим ителә. Бу да 1 июльдә кешеләр арасындагы элемтәләрне киметергә ярдәм итәчәк.
Сүз илебезнең, балаларыбызның тормышын бүген һәм киләчәктә билгеләячәк, социаль гарантияләр һәм хезмәт хокукларын көчәйтәчәк Төп закон турында бара. Шуңа күрә тавыш бирү барышы җәмәгать күзәтүчеләре игътибары үзәгендә булачак..

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: