Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2020, 14:54

“Тавыш бирү ачык, аңлаешлы һәм хәвефсез булырга тиеш!”

Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү көне 1 июльгә билгеләнгән. Бу дата чәршәмбегә туры килсә дә, ял көне дип игълан ителде. Шуңа карамастан, бу көн өчен хезмәт хакы сакланачак. 1 июньдә бу хактагы Указга Русия Президенты Владимир ПУТИН кул куйды. Шул уңайдан без Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Ольга ПАНЧИХИНАның фикерләрен белештек.

– Без бу көнне бик күптәннән көттек, – дип белдерде Ольга ПАНЧИХИНА. – Әгәр коронавирус афәте килеп чыкмаган булса, тавыш бирү 22 апрельдә үк узар иде. Төзәтмәләр турында Иҗтимагый палата әгъзаларының һәммәсе белән дә аңлату эшләре алып бардык, халыкка мондый үзгәрешләрнең кирәклеген аңлаттык. Ниһаять, Указ имзаланды, Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүе 1 июльдә узачак.
Иҗтимагый палата җитәкчесе тавыш бирүгә әзерлек эшләрендә палата әгъзаларының актив катнашуын билгеләде. Ул шулай ук Башкортстан Иҗтимагый палатасының үз күзәтүчеләрен Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү участокларына җибәрү вәкаләтләренә ия булуын искәртте. "Безнең өчен бу зур иҗтимагый вазыйфа, әмма без тавыш бирү процессының барысы өчен дә аңлаешлы, үтә күренмәле һәм хәвефсез үтүен телибез", – дип өстәде Ольга Панчихина. Хәвефсезлек турында сөйләгәндә, бу - иң төп бурычларның берсе. Сайлаучыларны перчаткалар, битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар белән мәҗбүри тәэмин итү турында инде федераль дәрәҗәдә фикер алышулар бара. Ольга Панчихина тавыш бирүнең югары әзерлек белән һәм гадел үтүенә үзенең ышанычын белдерде.
Фото: Omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: