Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2020, 17:30

Исән булсак, күңел ачарбыз әле

Александр Пушкин карантин чорында иң гүзәл әсәрләрен язган.Фотода: А. С. Пушкинның Болдинодагы утары. Хуҗалар йорты. Зал.

Рус теле көне – Пушкин көнендә – Владимир Путин видеоконференция режимында мәдәният эшлеклеләре белән очрашты. Рус теле көне – Пушкин көне – ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре, рус әдәби теленә нигез салучы А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә.
Президент, форсаттан файдаланып, коронавирус эпидемиясе белән бәйле катлаулы чордагы эшчәнлекләре өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Русиянең мәдәни тормышы катлаулы шартларда да өзелмәде, концерт-спектакльләрнең онлайн-трансляцияләрен карарга, лекцияләр тыңларга, онлайн-экскурсияләр ясарга мөмкин булды.
Пушкин музее директоры С. Некрасов билгеләвенчә, карантин – күңелсез хәл. Ләкин Александр Сергеевич Пушкин Болдинодагы карантинны Болдино көзенә – иң югары иҗади күтәрелеш символына әйләндерә. 1831 елда Царское Селода, Кытай дачасында шагыйрь янә карантинга эләгә. Петербургта һәм тирә-якта холера котырганда патша дворы Царское Селога күчкән, һәм нәкъ менә шуннан Пушкин дусларына бик кызыклы хатлар язган. Һәм ул Плетнёвка язган хатында: «Исән булсак, кайчан да булса күңел ачарбыз», – дигән.
Мариин театры җитәкчесе В. Гергиев онлайн форматның инде 80 көн буе дәвам итүен билгеләде. Театрның иң яхшы спектакльләрен 74 миллионга якын кеше караган. Ә берничә көн трансляцияне табибларга гына багышлаганнар.
Мәдәният хезмәткәрләре В. Путинга үз фикерләрен һәм үтенечләрен җиткерде, тизрәк гадәти режимга кайтасылары килүләрен белдерде. Президент үз чиратында баш санитар табибка, табибларга мөрәҗәгать итеп, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре квалификацияләрен югалтмасын өчен, нәрсә эшләргә мөмкин дигән темага тармак вәкилләре белән фикер алышырга кирәклеген билгеләде.
Фотода: А. С. Пушкинның Болдинодагы утары. Хуҗалар йорты. Зал.
Чыганак: boldinomuzey.ru.
Читайте нас: