Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2020, 11:41

“Зәңгәр ягулык” һәр йортка барып җитәргә тиеш!

Президент Владимир Путин Русия Хөкүмәте һәм җирле хакимият органнары алдына халыкны газ челтәрләренә түләүсез тоташтыру бурычын куйды.

Хөкүмәт киңәшмәсендә Русия Президенты Владимир Путин халыкны газ челтәрләренә тоташтыру өчен тотылган чыгымнарны каплау бурычын куйды. Җирле хакимият органнары, “Газпром” ширкәте газ тарату челтәрләренә йортларны бушка тоташтырырга тиеш булачак. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.
Бүгенге көндә, Мәскәү өлкәсендә генә дә, өйгә газ кертүнең бәясе 200 000 сумнан башлана. Билгеле, халыкның күпчелегенең мондый акчасы юк.
Моңа өстәп, Президент газ челтәрләренә тоташтыру турындагы килешүләрне күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) аша төзү мөмкинлеген булдырырга кушты. Бу килешүләр комплекслы булачак, дип фаразлана. Ягъни аның эченә газны өйгә кадәр китереп җиткерү, йортка тоташтыру һәм техник хезмәтләндерү эшләре керәчәк.
Бу хактагы карарлар Хөкүмәт тарафыннан 1 октябрьгә кадәр кабул ителеп бетәчәк.
Владимир Путин билгеләвенчә, илне тулаем газификацияләү эшләре ике этапта башкарылып, беренчесе – 2024 елда, икенчесе 2030 елда тәмамланырга тиеш.
Узган елның октябрендә Президент газ үткәрү өчен чыгымнарны өлешчә “Ана капиталы” акчаларыннан каплату тәкъдиме белән чыккан иде.
Фото: Regnum.ru
Читайте нас: