Дизель ягулыгы ТЭЦ-3 корылмасына керү юлына, Надеждинск металлургия заводының сәнәгать мәйданчыгына агып чыккан. Шактый өлеше Амбарная елгасына да эләккән.
Русия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министры Е.Зиничев әйтүенчә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекләренә бу хәл турында мәгълүмат 31 майда гына килгән. Бу вакыт эчендә предприятие авария нәтиҗәләрен үз көче белән туктатырга тырышкан.
Шул ук көнне мәгълүмат Красноярск крае губернаторына җиткерелгән, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы уздырылган. 1 июньдә Норильск шәһәре аэропортына "Диңгез коткару хезмәте"нең (Россия Транспорт министрлыгы) 8 тонна йөк төягән коткару формированиесе килгән. Бу – бон киртәләре, шулай ук 2 тонна сорбент. Алар «Норильск Авиа» вертолеты белән Амбарная елгасы тамагына китерелгән. Гадәттән тыш хәл урынында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме эшли.
Бүгенге көндә сыекча таралуны локальләштерү чаралары күрелә, бон киртәләре куелган, нефть продуктларын, пычранган суны һәм туфракны җыю эше оештырылган.
Гомумән, елгалар акваториясендә һәм янәшәдәге җирләрдә шактый күләмдәге эш башкару таләп ителә. Хәзерге вакытта 100 тонна нефть продукты һәм пычранган туфрак җыеп алынган. Аларны утильләштерү мәсьәләсе кискен тора. Ник дигәндә, бу җирләргә юллар юк диярлек, елгалар аз сулы, вездеход транспорты һәм вертолёт белән генә йөрү мөмкин.
Росприроднадзор хезмәткәрләре шуны ачыклаган: бон киртәләрендә нефтьнең максималь күләме бүгенге көнгә 20 сантиметр тәшкил итә. Су объектларының пычрану урыныннан бон киртәләренә кадәр гомуми озынлыгы – 20 километр чамасы. Туфракка – 6 мең тонна һәм су объектларына 15 мең тонна тирәсе нефть продуктлары эләккән, дип бәяләнә.
В. Путин хокук саклау органнарына вазыйфаи затларның барлык гамәлләренә хокукый бәя бирергә кушты һәм казаның федераль характердагы гадәттән тыш хәл дип танырга кирәклеге белән ризалашты.