Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2020, 11:28

Балалар акчалы булды!

1 июньдә Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе республикада яшәүче 445 099 баланың исәбенә 4 миллиард 450 миллион сумнан артык акча күчерде. Һәр бала өлешенә 10 000 сум күләмендәге матди ярдәм туры килде. Бу эш Русия Президенты Владимир Путинның пандемия шартларында 3 – 16 яшьләрдәге бала тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы Указына ярашлы башкарылды.

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ белдерүенчә, 10 000 сум күләмендәге матди ярдәмне республикабызның 295 935 гаиләсе алган. Аларга бу акча бер көн эчендә – 1 июньдә үк барып җиткән. Шулай итеп, тарихта беренче тапкыр гаиләләр Балаларны яклау көнендә саллы бүләк алган. Акчаны халыкка 180 финанс-кредит оешмасы илтеп җиткергән. Күпчелек гаиләләр әлеге ярдәм артыннан “Госуслуги” порталы аша мөрәҗәгать иткән.
Төрле сәбәпләр аркасында, әлеге ярдәмне алу өчен гариза язып өлгермәгән булсагыз, бу эшне 1 октябрьгә кадәр башкарып өлгерергә мөмкин. Гаризагыз 5 эш көне эчендә каралып, акча 3 эш көне эчендә банк хисабыгызга күчәчәк. Бу вакыт Русия Хөкүмәтенең 20 майда кабул ителгән махсус карары белән билгеләнгән. Өстәмә мәгълүматны http://www.pfrf.ru/knopki/zhizn/ сайтыннан алырга мөмкин.
Читайте нас: