Барлык яңалыклар
Новости
2 июнь 2020, 23:19

Конституциягә үзгәрешләр кертү көне билгеләнде

Җәмәгатьчелектә үзгәрешләргә каршы фикерләр дә бар. Алар урыс теленең генә дәүләт коручы милләт дип аталуы, Конституциягә дини мотивлар керүгә һәм башка кайбер мәддәләргә ризасызлык белдерә.

Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турында Указ бирде. Элегрәк хәбәр итүебезчә, башта ул 22 апрельдә узарга тиеш иде. Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне һәм халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү кирәклеген исәпкә алып, ул кичерелгән иде. Владимир Путинның “Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумрусия тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турында” Указга ярашлы, тавыш бирү 2020 елның 1 июленә билгеләнә.
Конституциягә Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, Русиянең хокукый социаль дәүләт буларак алга таба үсешен тәэмин итү, илебез институтлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, гражданлык җәмгыяте, сәяси партияләрнең, регионнарның дәүләт үсешенең мөһим карарларын эшләүдә ролен ныгыту, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил гражданы булуны тыю, губернаторлар һәм Дәүләт Советының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек үзгәрешләргә кертү каралган.
Җәмәгатьчелектә үзгәрешләргә каршы фикерләр дә бар. Алар урыс теленең генә дәүләт коручы милләт дип аталуы, Конституциягә дини мотивлар керүгә һәм башка кайбер мәддәләргә ризасызлык белдерә.

Фото: yamalpro.ru
Читайте нас: