Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2020, 11:05

21нче гасырда беренче тапкыр 24нче июнь көнне

Хәрби парад, артиллерия салюты, эш хакы сакланып калган ял көне...

Владимир Путин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендәге Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салюты үткәрү турында» Указга кул куйды.
Указда болай диелә.
2020 елның 24 июнендә түбәндәге чараларны уздырырга:
  1. а) кораллы һәм хәрби техниканы җәлеп итеп, Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү символын – Җиңү Байрагын – билгеләнгән тәртиптә кулланып, җирле вакыт буенча 10 сәгатьтә Мәскәү шәһәрендә, Кызыл мәйданда, Русия Федерациясенең башка шәһәрләрендә хәрби парадлар;
  2. б) җирле вакыт белән 22 сәгатьтә Мәскәү шәһәрендә, Русия Федерациясенең башка шәһәрләрендә артиллерия салюты.
    1. Русия Федерациясе Оборона министрлыгына:
    2. а) Русия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) белән берлектә хәрби парадлар һәм артиллерия салюты уздыру урыннарын билгеләргә;
      б) хәрби парадлар һәм артиллерия салюты әзерләүне һәм уздыруны тәэмин итәргә.
      1. 2020 елның 24 июнендә эш хакы сакланып калган ял көне дип игълан итәргә.
      2. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
      3. Читайте нас: