Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2020, 12:45

Хирургия корпусы сафка баса

Башкортстанның кайсы шәһәрендә икәнен беләсезме?

Октябрьский шәһәрендә 1 нче хастаханәнең хирургия корпусында төзелеш эшләре төгәлләнә. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Бинаны реконструкцияләү берничә айдан төгәлләнәчәк, ә ел ахырына бүлекчә беренче пациентларны кабул итә алачак.
Бу объектта эшләр 2018 елда башланган. Ул вакытта төзелешкә 240 млн сум бүлеп бирелгән. Төзелеш "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хирургия корпусы республиканың 100 еллыгы кысаларында төзекләндерү һәм реконструкцияләү үткәрелгән учреждениеләр исәбенә керә.
Төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитеты билгеләп үткәнчә, хирургия корпусы бинасында фундаментны, колоннаны һәм подвалның стеналарын көчәйтү башкарылган. Барлык өч катта да тәрәзәләр алыштырылган, лифт шахтасы кладкасы төгәлләнгән, тиздән эчке буяу-бизәү эшләре дә тәмамланачак. Ә аннары тышкы эшләргә һәм инженерлык челтәрләрен салуга керешәчәкләр, шуннан соң җиһазларны төзекләндерү һәм урнаштыру эшләре башкарылачак.
Читайте нас: