Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2020, 12:25

Эшсез калсаң...

1 марттан соң эшен югалткан гражданнарга эшсезлек буенча максималь пособие билгеләнә. Аның күләме – 12 мең 130 сум. Эшсез буларак теркәлү тәртибе дә җиңеләйтелде. Бу хакта тулырак сайтта.

Владимир Путин хезмәт базары торышы турында видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә әйтелүенчә, коронавирус эпидемиясе барлык илләрнең икътисадына тискәре йогынты ясады. Аеруча эшсезлек проблемасы бәкәлгә суга. Русиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны шулай ук үсә. Бүген Русиядә алар – 1 миллион 900 мең кеше.
Президент хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә эшсезлек проблемасына игътибар максималь булырга тиешлеген, хезмәт коллективларын һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын саклау кирәклеген билгеләде.
Үз хезмәткәрләре турында кайгыртучы компанияләр, эшмәкәрләр хезмәт коллективларын саклап калуга, дәүләт тарафыннан зур ярдәмгә өметләнә ала, аларга махсус ташламалар каралган (тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/63419).
Хөкүмәт рәисе М. В. Мишустин мартта эшсезлек буенча пособиеләрнең максималь күләме бер ярым тапкырга – 8 мең сумнан 12 мең 130 сумга кадәр арттырылуын әйтеп үтте. 9 апрельдән мәшгульлек үзәкләрендә теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә: хәзер гражданга "Русиядә эш" («Работа в России», https://trudvsem.ru/) порталында гариза бирү җитә. Бүгенге көнгә мондый тәртип белән миллион ярымнан артык кеше файдаланган инде. 1 марттан соң эшен югалткан гражданнарга эшсезлек буенча максималь пособие билгеләнә, бүген аны 400 меңнән артык граждан ала.
Хезмәт һәм социаль яклау министры А. Котяков әйтүенчә, хәзерге вакытта эшләүче гражданнарның 10 проценттан артыгы, ягъни якынча 5 миллион 600 мең граждан, дистанцион эшләвен дәвам итә. Моннан тыш, кайбер оешмалар һәм хезмәткәрләр чикләү чаралары бетерелгәннән соң да эшне шундый форматта дәвам итәргә телиләр.
Читайте нас: