Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2020, 21:30

Коронавирус хәрби парадка комачауламый

Тантаналы йөрештә 15 мең кеше, 400 берәмлек корал һәм хәрби техника җәлеп ителер дип көтелә.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Мәскәү мэры Сергей Собянин белән эшлекле очрашу уздырды. Анда башкаладагы санитар-эпидемиологик вәзгыять, мәҗбүри профилактик чикләүләрне акрынлап бетерү нәтиҗәләре, шулай ук 24 июньдә Җиңү парадын әзерләгәндә федераль һәм Мәскәү хакимиятләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Билгеле булуынча, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Кызыл мәйданда хәрби парад 24 июньдә узачак. Бу көнгә билгеләнүе очраклы түгел - нәкъ менә шул көнне 1945 елда иң беренче Җиңү парады узган. 1945 елның 24 июнендә башкалада Кызыл мәйдан буйлап Сталинград янындагы фашист гаскәрләрен җиңгән, Европаны азат иткән һәм Берлинны алган сугышчылар узган.
Русия Президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, тантаналы чарага әзерлек эшләре башланган да инде. Тантаналы йөрештә 15 мең кеше, 400 берәмлек корал һәм хәрби техника җәлеп ителер дип көтелә. 1945 елда Җиңү атмосферасын сугыш еллары формасындагы хәрбиләр, шулай ук өч дистәгә якын Т-34 танклары һәм СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмалары катнашачак.
“Үлемсез полк” Бөтенрусия акциясе 26 июль – Русия Хәрби-диңгез флоты көнендә узачак.

Фото: liveinternet.ru
Читайте нас: