Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2020, 14:20

Кораллы Көчләр вируска бирешми

Гәрчә бөтен оборонканың, тулаем алганда, җитештерү куәте 72 процентка җәлеп ителгән.

Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгу белән видеоконференция режимында эшлекле очрашу уздырды.
Сергей Кужугетович әйтүенчә, бүгенге көндә 1013 оборона-сәнәгать комплексы предприятиесеннән 990 предприятие эшли. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, дәүләт оборона заказын үтәмәү куркынычы булса да, барлык юнәлешләрдә дә эш тукталмаган. Ел башыннан гаскәрләргә яңа коралларның һәм хәрби техниканың 750 үрнәге алынган. Бөтен оборонканың, тулаем алганда, җитештерү куәте 72 процентка җәлеп ителгән.
Кораллы Көчләрдә коронавирус инфекциясен таралуны булдырмау буенча эпидемиологик чараларның тулы комплексы уздырыла. 14 марттан оператив штаб эшли, вәзгыятьне тулы күләмдә контрольдә тота.
Италия, Сербия, Босния, Герцеговинада инфекциягә каршы көрәштә ярдәм күрсәтү кысаларында 140 торак пунктта дезинфекция ясалган. Хәзерге вакытта бу илләрдә җыелма отрядлар эше тәмамланды. Гомум алганда, хәрби-транспорт авиациясе 134 рейс ясаган.
РХБ гаскәрләре тарафыннан гомуми мәйданы 22 миллион (квадрат метр) булган 157 һава судносы, 18 мең транспорт берәмлеге 95 мең 243 объект дезинфекцияләнгән.
Шулай ук С. Шойгу башка чаралар турында доклад ясады һәм коронавирус таралу белән бәйле вәзгыятьнең, гомум алганда, Кораллы Көчләр эшчәнлегенә сизелерлек йогынты ясамавын билгеләде.
Тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/63410
Читайте нас: