Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2020, 22:08

Өйдә ятып тавыш биреп булачак

Сайлаулар турындагы закон сайлаучыларның һәм референдумда катнашучыларның имзаларын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша җыю мөмкинлеген күздә тота

Русия Президенты Владимир Путин дистанцион тавыш бирү турындагы законга кул куйды.
Әлеге закон барлык дәрәҗәдәге сайлауларда һәм референдумнарда почта һәм электрон тавыш бирүдән файдаланырга мөмкинлек бирә. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталын файдаланып, сайлаучыларның имзаларын җыю да рөхсәт ителә.
Әлеге законны Дәүләт думасы 13 майда, Федерация Советы 20 майда кабул иткән иде.
Бу закон Дәүләт думасы комитеты рәисе, “Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы Ольга Савастьянова җитәкчелегендәге депутатлар төркеме тарафыннан кертелгән иде. Документ нигезендә, сайлаулар турындагы закон сайлаучыларның һәм референдумда катнашучыларның имзаларын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша җыю мөмкинлеген күздә тота. Сүз кандидатны яки кандидатларның исемлеген теркәү өчен, шулай ук референдум билгеләү өчен кирәк булган имзалар җыю турында бара.
Дәүләт думасының контроль һәм регламент буенча профильле комитеты икенче укылышта билгеләп үткәнчә, онлайн җыелган имзалар саны РФ субъекты законында язылырга тиеш, әмма ул кандидатны теркәү өчен кирәкле имзаларның 50% тан артмаска тиеш.
Документ шулай ук язылу кәгазьләрен тутыру буенча таләпләрне төгәлләштерә. Аерым алганда, хәзер "имзаны һәм аны кертү датасын күрсәткәндә, референдумда катнашучы үз кулы белән имзасын гына түгел, ә "исеме һәм атасының исемен" дә кертә.
Фото: tass.ru
Читайте нас: