Барлык яңалыклар
Новости
21 Май 2020, 12:50

Икмәк гел кирәк!

Илдә бөртеклеләр алты ел рәттән 100 миллион тоннадан артык җыеп алына.

Владимир Путин авыл хуҗалыгындагы һәм азык-төлек сәнәгатендәге вәзгыять турында видеокиңәшмә уздырды.
Соңгы елларда илнең авыл сәнәгате комплексы үз позицияләрен ныгытты. Русиядә бөртеклеләрне җыю алты ел рәттән 100 миллион тоннадан артып китә. Быел да яхшы уңыш көтелә. Русия үзен төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итә, глобаль базарларны эзлекле рәвештә үзләштерә, кайбер позицияләр буенча әйдәп баручы экспортерлар санына керә. Ит, кош ите, дуңгыз ите, үсемлек майлары һәм шикәр, шикәр комы җитештерү соңгы 10-20 елда берничә тапкырга артты.
Форсаттан файдаланып, В. Путин авыл хуҗалыгы, агросәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре, илебез өчен әһәмиятле булган нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерде.
Белгечләр фикеренчә, авыл хуҗалыгына, азык-төлек сәнәгатенә, икътисадның башка тармакларына караганда, коронавирус эпидемиясе аркасында кертелгән чикләүләр азрак дәрәҗәдә кагылды, әмма монда да керемнәр кимү, җитештерү чыгымнарын арту куркынычы бар.
Президент, азык-төлек продуктларына илебездә һәм чит илләрдә ихтыяҗ арта барсын өчен, Русия авыл хуҗалыгы продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга кирәклеген билгеләде. Киңәшмәдә катнашучылар авыл хуҗалыгындагы проблемаларны күтәрделәр, аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Мисалга, продукцияне сату, ташламалы кредитлар бирү, булганнарының вакытын озынайту һ. б. мәсьәләләр каралды.
Тулырак мәгълүмат: http://kremlin.ru/events/president/news/63371.
Читайте нас: