Оборона министрлыгының коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен медицина үзәкләре ачуы уңаеннан видеоконференция узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин катнашты һәм чыгыш ясады:
“Бүген без коронавирус авыруы булган кешеләргә ярдәм итү өчен Оборона министрлыгының сигез яңа күпфункцияле медицина үзәге ачабыз. Исегезгә төшерәбез, беренче шундый үзәк Түбән Новгородта 17 апрельдә үк эшли башлады, аннары 24 һәм 30 апрельдә тагын җидесе файдалануга тапшырылды. Ә нибары ике ай эчендә, планлаштырылганча, хәрби ведомство линиясе буенча 16 үзәк төзелгән, бөтен ил буенча, Калининградтан Камчаткага кадәр барлык 16 үзәк җиһазландырылган. Алар бик кыска вакыт эчендә, яхшы сыйфатлы итеп эшләнде.
Бер үк вакытта яңа үзәкләрнең көчле, югары профессиональ медицина коллективлары формалашты: нибары ике меңнән артык табиб, шәфкать туташы, тулаем медицина персоналы, Питерда Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә әзерләү уздылар.
Барлык төзелгән объектларның да заманча җиһазлар һәм тормыш белән тәэмин итү системалары белән җиһазлануын, аларда кирәкле дарулар запасы булдырылуын ассызыклап үтәсем килә. Һәм бу авыруның теләсә нинди, хәтта иң авыр төрләре булган пациентларга ярдәм итү мөмкинлеге бирә. Яңа үзәкләр коронавирус эпидемиясенә каршы нәтиҗәлерәк көрәшергә ярдәм итәр һәм, гомумән, безнең төбәкләрдә сәламәтлек саклау системасының потенциалын ныгытыр, чөнки анда гражданнар да дәваланачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 14 майга Русия төбәкләрендә 148 меңнән артык шундый мәйданчык булдырылган, барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган”, – диде Владимир Путин.