Барлык яңалыклар
Новости
16 Май 2020, 12:19

Балаң бармы? Акча ал!

Русия Президенты Владимир Путинның 11 майда кабул ителгән Указы нигезендә балалары булган гаиләләргә финанс ярдәме зуррак күләмдә күрсәтеләчәк. Иң беренче чиратта, 5000 сум күләмендәге акчалата ярдәм “Ана капиталы”на хокуклары булган гаиләләргә генә түгел, мондый сертификатлары булмаган гаиләләргә дә тапшырылачак. Бу хакта тулырак – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путинның 11 майда кабул ителгән Указы нигезендә балалары булган гаиләләргә финанс ярдәме зуррак күләмдә күрсәтеләчәк. Иң беренче чиратта, 5000 сум күләмендәге акчалата ярдәм “Ана капиталы”на хокуклары булган гаиләләргә генә түгел, мондый сертификатлары булмаган гаиләләргә дә тапшырылачак.
Хәтерегезгә төшерәбез: апрель башындагы халыкка телевизион мөрәҗәгатендә Владимир Путин 3 яшькә кадәрге балаларына “Ана капиталы” сертификаты булган гаиләләргә 5000 сум күләмендәге өстәмә ярдәм күрсәтү турындагы Указга кул куйган иде. Бу бик яхшы башлангыч булса да, бер балалы гаиләләрнең күпчелеге бу ярдәмнән читтә калды, чөнки беренче балага “Ана капиталы” сертификаты бары тик 2020 ел башыннан гына тапшырыла башлады.
Шушы җитешсезлекне төзәтү максатыннан Владимир Путин 11 майда әлеге Указга төзәтмәләр кертте. Хәзер 5000 сумны “Ана капиталы”н алуга хокук бирүче сертификат ияләре генә түгел, ә беренче балалары 2017 елның 1 апреленнән алып 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган барлык гаиләләр дә ала алачак.
Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ билгеләвенчә, республикада мондый 50 000 гаилә исәпләнә. Алар 1 октябрьгә кадәр Русия Пенсия фондына акчалата ярдәм артыннан гариза тапшырырга тиеш. Гаризаны “Госуслуги” порталы аша тапшыру – иң уңайлысы. Шулай ук аны Пенсия фондының урындагы бүлекчәләре аша да тапшырырга мөмкин. Гариза тутыру тәртибе белән “Тулпар” алдарак таныштырган иде.
Фоат Хантимеров билгеләвенчә, Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлеге “Ана сертификаты” булган гаиләләрдән 68 меңнән артык шундый гариза кабул иткән. Алда әйтүебезчә, 11 майда Указга төзәтмәләр кертелгәч, аларның саны янә 50 меңгә артачак. Әлегә кадәр балалы гаиләләргә 5 мең сум күләмендәге матди ярдәм күрсәтүгә Башкортстанда 731 миллион сумнан артык акча бүленгән булган.
Читайте нас: