Барлык яңалыклар
Новости
14 Май 2020, 17:11

Коронавирус һәм авиация

Эчке рейсларда пассажирлар йөртү күләме – 88 процентка, халыкара һава юлларында 90 процентка кимү күзәтелә.

Русия Президенты Владимир Путин авиация сәнәгатенә һәм авиапассажирларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
– Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, һава элемтәсе безнең илдә дә, чит илләрдә дә чикләүләргә мәҗбүр булды. Авиациядә, мөгаен, барлык транспорт төрләре арасында да иң җитди кимү булгандыр. Эчке рейсларда пассажирлар йөртү күләме берничә тапкырга – 88 процентка кимегән. Халыкара һава юллары да тукталды диярлек: биредә 90 процентка кимү күзәтелә. Русия аэропортларында пассажирлар саны минималь дәрәҗәгә кадәр кимегән. Компанияләр, аэропортлар керемнәрен югалта, бу, әлбәттә, аларның финанс хәле һәм, иң мөһиме, авиапассажирлар йөртү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрдә, иминлектә чагыла.
Шушы шартларда Русия авиакомпанияләренә 23 миллиард сумнан артык ашыгыч ярдәм күрсәтергә булдык – алар экипажларга, персоналга, аэропортларга хезмәт хакы түләүгә, лизинг буенча чыгымнарга һәм башка максатларга юнәлтү һәм шул рәвешле предприятиеләрнең тотрыклы эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Ассызыклап китәм: безнең уртак бурыч – Русиядә ышанычлы, сыйфатлы һәм куркынычсыз авиаэлемтә булдыру. Шул ук вакытта тармакның үсеш перспективаларын күрүе мөһим. Хөкүмәтнең бу перспективаларны аңлавы да кирәк. Теге яки бу тармакларга ярдәм итү буенча безнең теләсә нинди гамәлләребез озак вакытка исәпләнгән эш моделеннән чыгып хәл ителергә тиеш дип саныйм, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

Фото: stihi.ru
Читайте нас: