Барлык яңалыклар
Новости
13 Май 2020, 15:16

10 000 сум акчаны ничек алырга?

Русия Президенты Владимир Путин үзенең 11 майдагы мөрәҗәгатендә коронавирус пандемиясе шартларында халыкка өстәмә ярдәм чаралары турында игълан итте. Аларның берсе буенча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10 000 сум күләмендә акча түләнәчәк. Ләкин бу карар халыкта аерым сораулар да тудыра. Мәсәлән, ярдәм быел 16 яшьләре тулган яки тулачак барлык балаларга да түләнәме? Аны ничек алырга? Түбәндәге язма бу сорауларга җавап бирергә тиеш.

Русия Президенты Владимир Путин үзенең 11 майдагы мөрәҗәгатендә коронавирус пандемиясе шартларында халыкка өстәмә ярдәм чаралары турында игълан итте. Аларның берсе буенча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 10 000 сум күләмендә акча түләнәчәк. Ләкин бу карар халыкта аерым сораулар да тудыра. Мәсәлән, ярдәм быел 16 яшьләре тулган яки тулачак барлык балаларга да түләнәме? Аны ничек алырга? Түбәндәге язма бу сорауларга җавап бирергә тиеш.
  1. 10 000 сумлык ярдәмне алу өчен бала кайчан туган булырга тиеш?
  2. – 2004 елның 11 маеннан алып 2017 елның 30 июненә кадәр туган балалары булган гаиләләр әлеге ярдәмне алу хокукына ия. Русиядә алар – 27 миллионнан артык. Бу өстәмә керем гаиләгә башка төрле дәүләт льготалары, субсидияләр һәм ташламалар билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.
    1. Өч яшьтән уналты яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә тиешле финанс ярдәмен кемнәр ала ала?
    2. – 10 000 сум акчага дәгъва итүче гаилә түбәндәге шартларга җавап бирергә тиеш:
      а) Ата-ана яки опекун Русия гражданины булырга тиеш;
      б) Бала Русия гражданины булырга тиеш;
      в) Бала 2004 елның 11 маеннан алып 2017 елның 30 июненә кадәр туган булырга тиеш;
      г) Гаиләнең даими яшәү урыны Русия Федерациясе территориясендә булырга тиеш.
      1. 10 000 сумлык ярдәм гаиләләргә кайчан түләнелә башлаячак?
      2. – Әлеге акча 2020 елның 1 июненнән башлап һәр балага БЕР ТАПКЫР түләнелә.
        1. 10 000 сумлык ярдәмне алу өчен гаризаларны кайчан һәм кайда тапшырырга?
        2. – Гаризаларны 2020 елның 12 маеннан башлап “Госуслуги” порталындагы яки Русия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан тапшырырга мөмкин. “Госуслуги” порталында моның өчен махсус хезмәт булдырылган. Сезгә анда үзегезнең паспорт һәм баланың туу турындагы таныклыгы мәгълүматларын, банк исәбе реквизитларын кертергә генә кала. Акча гаризада күрсәтелгән банк исәбенә күчереләчәк. Гаризаларны агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.
          1. 10 000 сумлык ярдәмне алу өчен өстәмә документлар җыю кирәкме?
          2. – Юк. Әлеге ярдәм 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә түләнелә. Аны аз керемлеләр дә, эшсезләр дә, керемнәре югары булган гаиләләр дә алырга хокуклы.
            Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтаендагы Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина ШАҺАПОВА фикеренчә, Русия Президентының әлеге адымы бүгенге көндә аеруча мөһим. Аны, матди хәлләренә карамыйча, барлык гаиләләрнең дә алуы ярдәмнең әһәмиятен тагы да арттыра.
            – Тагын шунысы, – диде Руфина Шаһапова, – балаларның күпчелеге бу акчага ниләр алырга икәнен үзләре планлаштыра. Алар бик акыллы һәм зиһенле бүген, Президент акчаны нәкъ алар өчен бүлүен беләләр. Үзләренә нәрсә кирәклеген дә алар яхшы белә: уку өчен мотлак булган планшетлар алырга теләүчеләр күп. Әлеге үзизоляция чорында бу гаджетларның җитешмәве үзен нык сиздерде. Кыскасы, 10 мең сум акчаның иң кирәкле әйберләр өчен генә тотынылачагына бер шигем дә юк.
            Фото: Pressa.tv
            Читайте нас: