Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2020, 13:50

Балалы гаиләләргә ярдәм

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен 10 мең сум акча биреләчәк. В. Путин бу хакта Русиядәге санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган онлайн-киңәшмәдә белдерде.

Президент Владимир Путин 12 майдан илкүләм үзизоляция режимыннан чыгу турында белдерде. Икътисадның төп тармаклары (төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, элемтә, энергетика, файдалы казылмалар чыгару) предприятиеләре эшчәнлеген торгызу күздә тотыла.
Ягъни илдә коронавирус пандемиясе аркасында игълан ителгән, 6 атна буена дәвам иткән ял көннәре тәмамлана. Ләкин пандемия белән көрәш дәвам итә. Кайбер чикләүләр кала, мәсәлән киңкүләм чаралар (күңел ачу, спорт һ. б.) тыела. Шулай ук 65 яшьтән өлкәннәр өчен чикләүләр бетерелми. Төбәк башлыкларының киңәйтелгән вәкаләтләрен озайтыла. Төбәктә үзизоляция режимыннан ничек, ни рәвешле, кайчан чыгуны һәр төбәк үзе хәл итәчәк.
Тестлар үткәрү дәвам итә, бүгенгә һәр тәүлек саен илдә 170 мең тест ясала. Май уртасына бу сан 300 меңгә җитәчәк.
Президент билгеләвенчә, гомум үзизоляция режимы хастаханәләргә вакыт һәм әзерләнү өчен мөмкинлекләр бирде. Койкалар саны (алар 29 меңнән 130 меңгә җитте), тиешле җиһазлар, үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары тупланды. Табиблар тәҗрибә җыйды, башка илләр тәҗрибәсен өйрәнде. Бу чаралар пандемия таралуны акрынайтырга булышлык итте.
Президент вирус белән көрәшнең алгы сызыгындагы табибларга, хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Табибларга тиешле түләүләрне кичектермәскә кушты. Аларны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итәргә һәм аларның кыйммәтле вакытын артык отчетларга һәм тикшерүләргә сарыф иттермәскә өндәде. "Безнең өчен иң мөһиме – кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге, иминлеге", – диде В. Путин.
Шулай ук кайбер ярдәм чаралары турында да хәбәр итте. Өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләр апрель, май, июнь айлары өчен һәр балага 5әр мең сум алачак.
3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен 10 мең сум акча биреләчәк. Бу түләү бер тапкыр һәм 1нче июньнән соң каралган. Гаризаны 12 майдан тапшырып булачак.
Читайте нас: