Барлык яңалыклар
Новости
10 Май 2020, 06:56

2,7 миллион сум акчаны алмасак иде...

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус белән авыручыларны дәвалаган табибларга өстәмә дәүләт гарантияләре турындагы Указга кул куйды. Аның буенча, коронавирус йоктырган, яисә шуның аркасында инвалидлык алган табибларга өстәмә түләүләр каралган. Ә түләүләрнең иң зурысы – вафат булган табибларның гаиләләренә. Бу хакта тулырак – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус белән авыручыларны дәвалаган табибларга өстәмә дәүләт гарантияләре турындагы Указга кул куйды. Аның буенча, коронавирус йоктырган, яисә шуның аркасында инвалидлык алган табибларга өстәмә түләүләр каралган. Ә түләүләрнең иң зурысы – вафат булган табибларның гаиләләренә. Бу хакта тулырак – сайтта!
Коронавирус пандемиясе таралуы илдә иң мөһим, иң кирәкле һөнәрнең нефтьче дә, банк хезмәткәре дә, шоумэн да, җырчы-шамакай да түгел, ә гап-гади табиб һөнәре булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Ә бит Гиппократ анты биргән медицина хезмәткәрләренә Советлар Союзы җимерелгәннән бирле тиешле игътибар булмады. Ниһаять, хөкүмәт үзенең хаталарын аңлап, табибларга йөз белән борылды.
Иң башта Президент коронавирус авыруы эләктергән пациентлар белән эшләүче табибларга аена 80 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр билгеләде. Урта персонал – фельдшерлар, шәфкать туташлары һәркайсына 50 мең сум өстәмә алачаклар. Кече медицина персоналы – санитарлар, җыештыручылар аена 25 мең сум өстәмәгә ия булачак. Коронавируслы авыруларны ташучы “Ашыгыч ярдәм” кареталары табибларына исә айлык ярдәм – 50 мең сум; фельдшерларга, шәфкать туташларына, водительләргә 25 мең сум тәшкил итте.
Кичә, шуларга өстәп, Русия Президенты Владимир Путин коронавирус белән авыручыларны дәвалаган табибларга өстәмә дәүләт гарантияләре турындагы Указга кул куйды. Аның буенча, COVID-19 белән авыруларны дәвалаганда, үзләре дә чир эләктергән табибларга, урта һәм кече медперсоналга, “ашыгыч ярдәм” автомобильләрен йөртүчеләргә 68 мең сум күләмендә компенсация түләнәчәк.
Әгәр эш урынында эләктергән коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә, табиб III төркем инвалиды булып калса, аңа – 688 мең сум; II төркем инвалидына – 1,37 миллион сум; I төркем инвалидына – 2 миллион сум өстәмә акча түләнәчәк. Түләүләрнең иң зурысы – вафат булган табибларның гаиләләренә. Алар 2,7 миллион сум өстәмә акча алачак.
Минем фикеремчә, бу акчаларның файдаланылмыйча, дәүләт казнасында калуы хәерлерәк. Табибларыбыз авырмасын, авырса да, тиз арада терелсен. Алар безгә сәламәт килеш кирәк!
Фото: 31tv.ru
Читайте нас: