Мәсәлән, Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон, Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин, Италия Министрлар Советы рәисе Джузеппе Конте, Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жээнбеков, Куба Республикасы Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес белән телефон әңгәмәсе булды.
Дөньяның барлык илләре һәм халыклары өчен әлеге юбилейның мөһимлеге, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турында хәтерне саклауның әһәмияте ассызыкланды.
Шулай ук таҗлы вирус пандемиясе белән көрәш проблемалары турында фикер алышулар үтте. Илләр арасындагы хезмәттәшлек, үзара ярдәм күрсәтү хупланды. Вакциналар һәм дару препаратлары булдыруга, пандемиягә каршы көрәш буенча халыкара көчләрне берләштерүгә һәм бу теманы сәясәтләштерүгә юл куймауга юнәлтелгән уртак эшләрне дәвам итү кирәклеге расланды.
Янә Владимир Путин "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына бәйле рәвештә Абхаз Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы һәм Днестр буе территорияләрендә Русия Федерациясенең даими яшәүче кайбер категория гражданнарына бер тапкыр түләү турында"гы Указга (http://www.kremlin.ru/events/president/news/63328) кул куйды.