Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2020, 14:05

Җиңү көне белән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика ветераннарын Җиңү көне белән котлады һәм бәйрәм тантаналарында катнашты.

Радий Хәбировның котлау юлламасында болай диелә:
"Кадерле ветераннар!
Сезне илебез тарихында истәлекле көн – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! 9нчы май – күпмилләтле халкыбызның батырлыгына хөрмәт һәм дан, мәңгелек хәтер һәм җиңүчеләрнең каһарман буынына чиксез рәхмәтле булу көне. Бу көн – гомерегезне, күпьеллык хезмәтегезне багышлаган Ватаныбыз өчен бетмәс-төкәнмәс ватанпәрвәрлек һәм горурлык чыганагы. Бу көнне без сугыш кырларында кулларына корал тотып батырларча сугышканнарны һәм тылда фидакарь хезмәт белән Җиңү яулаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең батырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз аркасында бүгенге буын тыныч күк астында яши. Сез бүген дә сафта каласыз, яшьләр өчен үрнәк булып торасыз. Сезнең рухи көчегез һәм чын ватанпәрвәрлегегез тирән ихтирамга лаек. Башкортстанда яшәүчеләрдән сезгә түбәнчелек белән рәхмәт. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим һәм иң яхшы теләкләремне җиткерәм! Тыныч күк йөзе балкысын! Бөек Җиңү көне белән!"
Башкортстан Башлыгы Уфаның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты, республика халкы исеменнән Советлар Союзы геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чарада Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тын калып искә алдылар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, генерал-майорлар Миңнегали Шәйморатов, Таһир Кусимов бюстларына да чәчәкләр салынды. Шулай ук Хәрби Дан музеена "Мәңгелек ут" һәм "штандарт" капсулалары тапшырылды. Әлеге гамәл республикада былтыр ноябрь аенда башланган "Җиңү" республика марафонының тәмамлап куйды.
Бүген күптөрле бәйрәм чаралары үтә. "Җиңү көне" җыры Идел буе федераль округында яшәүче халыкларының дәүләт телләрендә башкарылачак. БСТ телеканалы туры эфирда Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның "Алтын йолдыз" медален республикага кайтару тантанасын күрсәтәчәк.
Читайте нас: