Барлык яңалыклар
Новости
8 Май 2020, 11:47

Президентлар чират торып Путинны котлый

Путин фашизмны җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итә.

АКШ Президенты Дональд Трамп һәм Русия Президенты Владимир Путин фашизмны җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлаулар белән алмашкан. Икенче бөтендөнья сугышы елларында ике ил халыкларын бәйләгән һәм уртак дошманны җиңәргә мөмкинлек биргән союздаш мөнәсәбәтләрнең тарихи әһәмиятенә басым ясалган. Бу традицияләргә ияреп, Русия һәм АКШ, стратегик тотрыклылыкны тәэмин итү, террорчылыкка каршы көрәш, төбәк конфликтларын җайга салу, эпидемияләргә каршы тору кебек заманның кискен проблемаларын хәл итүдә күп нәрсәгә ирешергә сәләтле булуы ассызыкланган.
Коронавирус пандемиясе тирәсендәге вәзгыять турында фикер алышканда ике яклы хезмәттәшлеккә уңай бәя бирелгән. Бу юнәлештә координацияне алга таба да арттыру турында сүз барган. Аерым алганда, Америка ягыннан Русиягә медицина җиһазлары җибәрергә тәкъдим ителгән.
Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән телефон аша сөйләшү
Япония ягы башлангычы буенча оештырылган.
Синдзо Абэ Владимир Путинны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлаган.
Сөйләшүдә коронавирус пандемиясе тирәсендә хәл тикшерелгән. Ил башлары бер-берсенә инфекция таралуга каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында мәгълүмат биргәннәр. Медицина препаратларын бергәләп эшләү, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча планнар расланган.
Шулай ук Русия Президентының Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев белән телефон аша сөйләшүе узган. Дәүләт башлыклары бер-берсен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлаганнар. Коронавирус эпидемиясенә һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәш, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә икеяклы хезмәттәшлек мәсьәләләре дә кузгатылган.

Фото: regnum.ru
Читайте нас: