Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2020, 14:54

Гаиләләр акчалы булачак

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Көн тәртибе буенча иң төп чыгышларның берсен хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков ясады:
– Сүзне балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләреннән башлыйм.
17 апрельдән башлап ана капиталы алу хокукына ия булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге бер балага биш мең сум күләмендә айлык түләүләр бирелә. Хәзерге вакытта акчалар бер миллион 898 мең балага күчерелгән, без федераль бюджеттан бу максатларга 9,5 миллиард сум акча бүлеп бирдек.
Әлеге түләүләрне алу өчен гражданнарга бары тик бер генә гариза җибәрү дә җитә. Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Күпчелек гаиләләр гариза бирүнең нәкъ менә шундый дистанцион ысулыннан файдаланган. Гаризаларда күрсәтелгән мәгълүматларны Пенсия фонды биш эш көне эчендә тикшерә һәм шуннан соң тиешле түләүләр билгели.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, киләчәктә әлеге түләүләрне өч миллион өч йөз меңнән артык бала алыр дип планлаштырабыз. Әлеге ярдәм чараларын агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алган гаиләләр дә алачак.
1 июньнән, алдан планлаштырылган сроктан бер айга алданрак, без өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр бирә башлаячакбыз. Әлеге түләү баланың яшәү минимумы күләменнән 50 процент тәшкил итәчәк, Русия буенча уртача алганда бу 5,5 мең сум. Түләүләрне яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр алачак.

Фото: akket.com
Читайте нас: