Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2020, 13:35

Телефоннан сөйләшү булды, киңәшмә көтелә

Владимир Путин Александр Лукашенко белән телефоннан сөйләшеп алды.(Архив фотосы.)

Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән телефоннан сөйләште.
Ике Президент коронавирус пандемиясе таралу тирәсендәге вәзгыять турында фикер алышты. Лидерлар инфекция һәм аның нәтиҗәләре белән көрәш буенча күрелә торган чаралар турында җентекле мәглүмат җиткерделәр Александр Лукашенко Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга тизрәк савыгуын теләвен әйтте. Шулай ук Союз дәүләте кысаларында багланышларның кайбер мәсьәләләре кузгатылды.
Алдагы элемтәләр турында килешенде. Бу хакта http://kremlin.ru/ сайтының яңалыклар сәхифәсе хәбәр итә.
Билгеле булуынча, пандемия дөньядагы барлык илләрнең икътисадый, сәяси, сәламәтлек торышына зур йогынты ясады, күп чикләүләр кертелде, халыкара багланышлар сүрелде. Бүгенге көнгә Русиядә барлыгы 155 370 кешенең коронавирус инфекциясен йоктыруы ачыкланган. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә  Русиядә – 10 102, Башкортстанда 34 кеше өстәлгән.
Чикләүләр режимыннан чыгу мәсьәләләре буенча бүген В. Путинның министрлар һәм төбәк башлыклары белән киңәшмә үткәрүе көтелә.
Читайте нас: