Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2020, 13:18

Президентның “апрель тезислары”

Русия Президенты Владимир Путин март-апрель айларында алты тапкыр халыкка мөрәҗәгать белән чыккан. Бу аның 16 ел президентлык вакытындагы мөрәҗәгатьләре саныннан да күбрәк. Ил җитәкчесе халыкка нәрсәләр турында сөйләгән соң? Чыгышларында иң күп кулланылган сүзләр нинди? Аның кайсы гыйбарәләре халык арасында киң таралып, “фольклорлашып” китте? Бүген без ил җитәкчесенең чыгышларын эчтәлек һәм лингвистика күзлегеннән анализлыйбыз.

Русия Президенты Владимир Путин март-апрель айларында алты тапкыр халыкка мөрәҗәгать белән чыккан. Бу аның 16 ел президентлык вакытындагы мөрәҗәгатьләре саныннан да күбрәк. Ил җитәкчесе халыкка нәрсәләр турында сөйләгән соң? Чыгышларында иң күп кулланылган сүзләр нинди? Аның кайсы гыйбарәләре халык арасында киң таралып, “фольклорлашып” китте? Бүген без ил җитәкчесенең чыгышларын эчтәлек һәм лингвистика күзлегеннән анализлыйбыз.
Март һәм апрель айларында Владимир Путин коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә алты тапкыр Русия гражданнарына мөрәҗәгать итте – бу аның 16 ел президентлыгы эчендәге гадәттән тыш хәлләр буенча мөрәҗәгатьләренең гомуми санына караганда күбрәк. Мөрәҗәгатьләр 25 мартта, 2 апрельдә, 8 апрельдә, 15 – 16 апрельдә һәм 28 апрельдә яңгырады.
Элегрәк Путин халыкка ашыгыч юлламалар белән дүрт тапкыр мөрәҗәгать иткән иде (2002 елда Дубровкадагы Театраль үзәктәге теракттан соң, 2004 елда Бесландагы теракттан соң, 2007 елда Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинның үлеменнән соң һәм Франция Президенты Франсуа Олландка һәм француз халкына 2016 елда Ниццадагы теракттан соң).
Владимир Путин эш турында аеруча күп сөйләде – бу сүз төрле вариантларда аның мөрәҗәгатьләрендә 49 тапкыр яңгырады. Президент “без” һәм “безнеке” алмашлыкларына өстенлек биреп, “мин” алмашлыгын сирәк кулланды. Иң еш әйтелгән гыйбарә “ярдәм чаралары” булды. Ул җәмгысе 40 тапкыр яңгырады. Владимир Путин табибларны һәм медицина хезмәткәрләрен, шулай ук гади гражданнарны да шул чамада диярлек телгә алды. “Коронавирус” сүзе 30 тапкыр яңгырады. Президент бизнес һәм эшмәкәрләрне, шулай ук “түләүләр”, “предприятиеләр” һәм “җитештерү”не шул ук санда телгә алды. “Эпидемия” сүзе 22 тапкыр яңгырады, ә “куркыныч” – 12 тапкыр.
Владимир Путин мөрәҗәгатьләренең төп темасы үз-үзеңне изоляцияләү чараларын үтәү зарурилыгы булды (шул ук вакытта алты мөрәҗәгатьтә “үз-үзеңне изоляцияләү” гыйбарәсе нибары дүрт тапкыр яңгырады). Аның чыгышларында табибларга, бизнеска һәм икътисадка ярдәм итү үзәктә торды. 16 апрельдә яңгыраган мөрәҗәгать тулысынча Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланды. 15 апрельдә исә Президент бизнеска ярдәм турында гына сөйләде. Ә 8 апрельдә ил җитәкчесе “Русия коронавирус заразасын җиңәчәк”, дип вәгъдә итте. «Илебез күп тапкырлар җитди сынаулар аша узды: бәҗәнәкләр, кыпчаклар изүен дә кичерде – барысын да Россия җиңеп чыкты. Бу заразаны да җиңеп чыгарбыз”, – дип белдерде ул чакта президент. Аның бу сүзләре күпсанлы бәхәсләр тудырып, Интернет-мемга әверелде.
Фото: Правозащита38.рф
Читайте нас: