Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2020, 11:46

Май аеннан нинди яңа законнар гамәлгә керә?

Ел башыннан Русия Президенты Владимир Путин берничә закон проектын имзалады. Алар һәммәсе дә май башыннан гамәлгә керә. Бу кануннар арасында төрлеләре бар. Мәсәлән, хәзер I – IV сыйныф укучылары мәктәпләрдә бушка ашаячак; кече һәм урта бизнес вәкилләре дәүләт субсидияләре алыр өчен махсус интернет-сервиска ия булачак; армиядән качарга теләп, хәрби комиссариатларга бармаучыларга штраф күләме артачак; күпэтажлы йортларның беренче катларында урнашкан кафе-рестораннарда исерткеч эчемлекләр сату тыелачак. Бу хакта тулырак – сайтта!

Балалар бушлай тукланачак
Хәзер I – IV сыйныф укучылары мәктәпләрдә көненә бер тапкыр бушка тукланачак. Бу гаиләнең керемнәренә карамыйча, барлык укучыларга да кагыла. Русия мәктәпләре бушлай ашатуга 2023 елның 1 сентябренә кадәр күчеп бетәргә тиеш. Балаларның рационы, меню, һәр мәктәпнең сайтында урнаштырылачак.
Теләсә кайда хәмер эчеп булмый
Апрель башында Владимир Путин күпэтажлы йортларның беренче катларында урнашкан кафе-рестораннарда исерткеч эчемлекләр сатуны тыю турындагы законны имзалады. Хәзер зал зурлыгы 20 квадрат метрдан артмаган “забегаловка”ларда хәмер сату тыелачак. Өстәвенә, төбәкләргә, урындагы ситуациядән чыгып, бу законны катыландыру хокукы да бирелде. Мәсәлән, Башкортстанда, гомумән, күпэтажлы йортларның беренче катларында урнашкан кафе-рестораннарның барысында да, зурлыгына карамыйча, исерткеч эчемлекләр сату бөтенләй тыелырга мөмкин.
Хәрби комиссариатка бармыйсыңмы? Штраф түлә!
5 майдан яшьләрнең повестка буенча хәрби комиссариатларга бармавы өчен штраф күләме артачак. Хәзер ул 3000 сум тәшкил итәчәк. Шуңа өстәп, укуга кабул ителгән яки куып чыгарылган студентлары турында мәгълүматны вакытында хәрби комиссариатларга тапшырмаучы уку йортларына да штрафлар арта. Хәзер алар 5000 сум тәшкил итәчәк. Шушы ук карар укуларын тәмамлап, диплом алып чыккан студентларның исемлекләрен бирмәүче уку йортлары җитәкчеләренә дә кагыла.
Яшьләр вакытында хәрби комиссариатка бармаса, яисә медосмотрдан читләшсә, хәрби билетын бозса, штраф белән “бүләкләнәчәк”.
Эшкуарларга – минималь хезмәт хакы булса да...
Коронавирус пандемиясе вакытында кече һәм урта эшкуарлар иң зур зарар күрде. Үзизоляция шартларында бюджет хезмәткәрләре, өйдән эшләп тә, уртача хезмәт хакын алса, эшкуарларга мондый бәхет тәтемәде.
Шуны истә тотып, Владимир Путин шәхси эшкуарлык системасында эшләүчеләргә хезмәт хакларын түләү өчен дәүләт субсидияләре бирү турында законны имзалады. Хәзер һәр хезмәткәр бер яшәү минимумы, ягъни 12000 сум күләмендә акча алачак. Алардан салым тотылмаячак. Шул максаттан чыгып, Федераль салым хезмәте кече һәм урта бизнес вәкилләре дәүләт субсидияләре алыр өчен махсус интернет-сервис оештырды. Хәзер субсидиягә заявкаларны өйдән чыкмыйча да җибәреп була.
Үзгәрешләр моның белән генә чикләнми. “Тулпар” журналы сайты яңа законнар турында алдагы көннәрдә хәбәр итәчәк.
Читайте нас: