Барлык яңалыклар
Новости
3 Май 2020, 13:15

"Болай булганы юк иде әле"

Ягулык-энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә Владимир Путин шулай дип билгеләде.

Энергетика – икътисадның төп тармагы, ул эшкәртү сәнәгатенә, транспортка, авыл хуҗалыгына, шәһәр һәм авылларга турыдан-туры йогынты ясый һәм илнең экспорт потенциалын, дәүләт финансларының торышын билгели.
Русия ягулык-энергетика комплексында ике миллион ярым кеше эшли. Соңгы айларда Русия һәм бөтен глобаль энергетика җитди тетрәнүләр белән бәрелеште. Әлеге проблемалар системалы характерда һәм дәүләт чикләреннән еракка чыга.
Коронавирус белән бәйле чикләү чаралары дөнья икътисадында иң тискәре рәвештә чагылды, аның темпларын киметергә мәҗбүр итте. Бөтендөнья эчке продукты, энергия ресурсларына ихтыяҗ кимеде. Аның артыннан котировкалар да түбәнгә китте.
В. Путин әйтүенчә, глобаль энергетика базары конъюнктураның кискен, драматик тирбәнешләре белән беренче тапкыр гына очрашмый. Дөрес, мондый хәлнең булганы юк әле, анысы хак. Бу тенденцияләрне җиңеп чыгу, аларның дөнья икътисадына, икътисадый тормышка йогынтысын йомшарту өчен уртак тырышлык кирәк.
Русия алга таба да чит ил партнерлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек төзиячәк, энергия базарын баланслау буенча килешүләргә ирешергә, предприятиеләргә озак сроклы планнарны гамәлгә ашырырга, үсешне инвестицияләргә һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк карарлар эзләргә омтылачак.
Төп бурыч – бөтен цикл буенча Россия ЯЭКның озак сроклы тотрыклылыгын тәэмин итү: ресурслар чыгарудан алып аларны транспортировкалауга һәм тирән эшкәртүгә кадәр, шул исәптән, тармакка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес оешмалары эшен дә кертеп, технологик процессны тәэмин итү.
Әлеге кооперация, җитештерү элемтәләренең ышанычлылыгын саклап калырга кирәк, шул исәптән эчке базарда ягулык кытлыгын, илнең торак пунктларын, предприятиеләрне энергия белән тәэмин итүне чикләүне берничек тә булдырмаска кирәк.
Читайте нас: