Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2020, 12:20

Түрәләр дә кеше...

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның коронавируска тесты уңай булу сәбәпле, ул, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, үзизоляция режимына күчә.Фотода: Андрей Рэмович Белоусов.

Президент В. Путин, дәүләт хакимияте органнарының өзлексез эшләвен тәэмин итү максатларында «Русия Федерациясе Хөкүмәте турында» 1997 елның 17 декабрендәге 2-ФКЗ санлы Федераль конституция законының 8 маддәсе нигезендә Указ имзалады.
Аңа ярашлы, Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе М.В.Мишустинның вазыйфаларын башкару Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары А.Р. Белоусов тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
Указ кичәге көннән, ягъни 30 апрельдән үз көченә керде.
Андрей Рэмович Белоусов 1959 елның 17 мартында Мәскәү шәһәрендә туган. М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. Дәүләт эшлеклесе, галим-икътисадчы. Икътисад фәннәре докторы. Докторлык диссертациясенең темасы: "Русия икътисадын торгызу системасы үсешенең каршылыклары һәм перспективалары".
2020 елның 21 гыйнварыннан Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, "РЖД" ААҖ Директорлар советы рәисе.
Галимнәр гаиләсендә туган. Әтисе – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, икътисад тарихчысы. Әнисе – химик, химия фәннәре кандидаты.
Читайте нас: