Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2020, 13:22

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинда коронавирус

Владимир Путин фәрманы белән Хөкүмәт Рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп Андрей Белоусов билгеләнде.

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның коронавируска тесты аның авыру булуын күрсәткән. Шул уңайдан Премьер Владимир Путин белән видеоконференция форматында аралашты.
– Хөрмәтле Владимир Владимирович! Әле генә мин коронавируска биргән тестларның уңай нәтиҗә бирүе билгеле булды. Шуңа бәйле рәвештә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре нигезендә, мин үз-үземне изоляцияләү, табиблар күрсәтмәсен үтәргә тиеш. Коллегаларымны саклау өчен моны эшләргә кирәк.
Хөкүмәт эшне штат режимында дәвам итәчәк. Мин телефон һәм видеоэлемтә буенча хезмәттәшләрем белән актив элемтәдә булырга телим, Сезнең белән, Владимир Владимирович, барлык төп мәсьәләләр буенча аралашып торырбыз. Ә вакытлыча башкаручы буларак Андрей Рэмович Белоусов кандидатурасын тәкъдим итәм, – диде Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.
– Хөрмәтле Михаил Владимирович, бу хәлләр һәркем белән булырга мөмкин.
Сез бик актив кеше, бүгенге көнгә кадәр башкарылган эш өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Сез һәм Хөкүмәт әгъзалары, Президент Хакимиятеннән коллегалар, һичшиксез, аеруча куркыныч зонасында, чөнки үз-үзегезне контактта, карарлар кабул иткәндә барыбер кешеләр белән турыдан-туры аралашудан башка гына чикләп булмый. Монда да, әлбәттә, гаҗәп нәрсә юк.
Мин Сезгә шуны әйтәсем килә, сез шундый ук яхшы эш формасында калырсыз һәм без, шул исәптән, гражданнар, тулаем икътисадка һәм аның аерым тармакларына, бигрәк тә соңгы вакытта коронавирус белән бәйле рәвештә зыян күргән кешеләргә ярдәм итү буенча киңәшмәдә сөйләшкән карарларны эшләүдә актив катнашырсыз дип ышанам. Һәм шуны әйтәсем килә: сезнең катнашыгыздан башка ахыргы карарлар кабул ителмәячәк.
Мин сезгә мөмкин кадәр тизрәк сәламәтләнүне телим, – диде Русия Президенты Владимир Путин.
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Хөкүмәт Рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп Андрей Рэмович Белоусовны кую турында фәрман бирде һәм Михаил Мишустинның тизрәк терелүен теләде.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: