Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2020, 11:55

Утта янмыйк, суда батмыйк

В. Путин гаиләләр, гражданнар милекләрен, торакларын югалткан барлык очраклар аерым контрольгә алынып, финанс һәм матди ярдәм, түләүләр һәм компенсацияләр кичекмәстән башкарылырга тиешлеген билгеләде.

Русия Федерациясе субъектларында табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен булдырмау һәм кисәтү чаралары турында видеоконферения рәвешендә киңәшмә узды.
Президент әйтүенчә, хәзер бөтен тырышлык барыннан да элек таҗлы вирус инфекциясе таралу белән көрәшкә тупланган. Ләкин бу хәл – булуы мөмкин башка янаулар турында оныттырырга тиеш түгел. Өстәвенә, язгы-җәйге чор җитте, димәк, сезонлы табигый бәла-казалар – янгыннар һәм су басулар куркынычы, бигрәк тә Ерак Көнчыгыш һәм Себер федераль округлары территориясендә, объектив рәвештә арта.
Тулаем алганда, хакимият тарафыннан Федерациянең һәр субъектында теләсә нинди гадәттән тыш хәл, вакыйгаларның теләсә кайсы үсешенә йөз процент әзер булу тәэмин ителү мотлак, ә моның өчен кирәкле барлык ресурслар тулысынча әзер булырга тиеш.
“Гражданнарга вакытында мәгълүмат җиткерү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм төбәкләр эшенә аерым тукталу мөһим, – диде ул. – Хәзер күп кешеләр үзизоляциядә яки карантинда, аларның хәрәкәт итү мөмкинлекләре объектив рәвештә чикләнгән. Хастаханәләр, балалар, картлар йортлары махсус режимда эшли. Гражданнарны кисәтү, эвакуацияләү һәм вакытлыча урнаштыруны оештыру буенча, әгәр кирәк булса, медицина һәм башка ярдәм күрсәтү буенча барлык планнарны ачыкларга кирәк.
Һәм, әлбәттә, гаиләләр, гражданнар милекләрен, торакларын югалткан барлык очракларны аерым контрольгә алынырга, финанс һәм матди ярдәм, түләүләр һәм компенсацияләр кичекмәстән башкарылырга тиеш. Төбәк бюджетларының проблемаларны аңлыйм, әмма зыян күрүчеләргә ярдәм итү, кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү – бу өстенлекле бурыч. Шулай ук федераль ведомстволар да үз вакытында кушылырга, җавап бирергә тиеш”.
Шулай ук В. Путин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең, барлык ведомстволар һәм хезмәтләрнең, волонтерларның стихияле бәла-казаларга каршы көрәштә катнашучы хезмәткәрләренең максималь куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар күрсәтелүен тәэмин итәргә кушты.
Читайте нас: