Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2020, 22:28

Нәрсә уңаеннан Путин һәм Трамп уртак белдерү белән чыкты?

Совет һәм Америка солдатларының тарихи очрашуына 75 ел тулды

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Америка Кушма Штатлары президенты Дональд Трамп Эльбада очрашуның 75 еллыгы уңаеннан уртак белдерү белән чыкты.
“2020 елның 25 апрелендә Эльба елгасы аша салынган күпердә бер-берсенә кулларын биргән Совет һәм Америка солдатларының тарихи очрашуына 75 ел тулды. Бу вакыйга фашист режимының хәлиткеч җиңелүенә сәбәп булды.
Эльбада очрашу – 1942 елдагы Берләшкән Милләтләр декларациясе кысаларында күп кенә илләр һәм халыклар тырышлыгының кульминациясе булып тора. Бу уртак көрәштә миллионлаган солдатлар, матрослар һәм тыныч гражданнар корбан булды. Шулай ук миллионлаган ир-ат һәм хатын-кыз хезмәт фронтында бөтен дөнья буенча кирәкле продукция җитештерделәр. Тыл хезмәткәрләре дә союздаш көчләргә җиңү өчен кирәкле чаралар белән тәэмин итүдә төп роль уйнадылар.
“Эльба рухы” безнең илләрнең каршылыкларны ничек кичерергә, уртак максат хакына ышаныч төзергә һәм хезмәттәшлек итәргә мөмкин булу үрнәге булып тора. Бүген XXI гасырның иң җитди чакыруларына басым ясап, без фашизмны тар-мар итү өчен бергә көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмас”, диелгән Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Америка Кушма Штатлары президенты Дональд Трампның Эльбада очрашуның 75 еллыгы уңаеннан кабул иткән белдерүендә.

Фото: politobzor.net
Читайте нас: