Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2020, 12:23

5000 сум акча алабыз. Нәрсәләрне истә тоту мөһим?

Русия Президенты Владимир Путинның 7 апрельдә кабул ителгән махсус Указы буенча, короновирус шартларында өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5000 сум күләмендәге өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Аны алу тәртибе белән “Тулпар” журналы укучыларыбызны эзмә-эзлекле рәвештә таныштырып барды. Бүген без әлеге сәхифәне тәмамлап, аның иң мөһим пунктларын атап үтәбез.

  1. Ярдәм Русия Федерациясе гражданнарына гына күрсәтелә. Әгәр гариза тапшыручы Русия гражданлыгын югалса, түләү башкарылмый.
  2. Ярдәм Русия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына күрсәтелә. Гаилә илдә читтә даими яшәгән очракта, 5000 сумлык өстәмә түләү башкарылмый.
  3. Ярдәм алу өчен гаризаны “Ана капиталы” сертификаты иясе генә бирергә мөмкин. Мәсәлән, гаризаны баланың әтисе тапшырып, ә сертификатның иясе итеп ана кеше күрсәтелгән булса, мондый гариза кире кагылачак. Түләү сертификат иясе тарафыннан гариза бирелгәннән соң гына рәсмиләштереләчәк. Гариза тапшыру тәртибен без алдарак өйрәткән идек.
  4. “Ана капиталы” алуга хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Ягъни, бала июнь ахырында туса, гаилә “Ана капиталы”на һәм өстәмә түләүгә хокук алачак. Мондый гаилә 2020 елның 1 октябренә кадәр түләүләрне сорап гариза тапшырырга мөмкин. Соңга калырга ярамый!
  5. Гаризада “Ана капиталы” сертификаты иясенең банк счеты мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Түләү башка зат исәбенә башкарыла алмый. Әгәр дә гариза башка затның банк реквизитлары белән бергә бирелгән булса, яңа гариза язарга туры киләчәк.
  6. Түләүләр төбәндәге очракларда башкарылмый: гариза язучы балага карата ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителсә, яки алар чикләнсә; бала вафат булган очракта; гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә.
  7. Әлеге түләүләр турыдан-туры “Ана капиталы” сертификаты иясенең банк хисабына күчерелеп барачак. Коронавирус шартларында кешеләр арасында турыдан-туры бәйләнеш булмасын өчен, акча почта хезмәтләре аша таратылмый.
  8. Фото: Pronedra.ru
    Читайте нас: