Барлык яңалыклар
Новости
25 апрель 2020, 13:38

Биш мең сум акча алабыз. Гариза ничек һәм кая тапшырыла?

Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы белән короновирус шартларында өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5000 сум күләмендәге өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Аны алу тәртибе белән “Тулпар” журналы укучыларыбызны эзмә-эзлекле рәвештә таныштырып бара. Бүген без сезнең гариза тапшыру буенча сорауларыгызга җавап бирербез.

Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы белән короновирус шартларында өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә 5000 сум күләмендәге өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Аны алу тәртибе белән “Тулпар” журналы укучыларыбызны эзмә-эзлекле рәвештә таныштырып бара. Бүген без сезнең гариза тапшыру буенча сорауларыгызга җавап бирербез.
– Өстәмә түләүне алу өчен гариза кая һәм ни рәвешле тапшырыла?
– Әлеге акчаны алу өчен, сезгә агымдагы елның 1 октябренә кадәр Русия Пенсия фонды сайтындагы, яки “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетыгызда гариза калдыру да җитә. Өстәмә документлар җыю кирәкми. Калганын Русия Пенсия фонды хезмәткәрләре үзләре эшләячәк.
– Гаризаны Пенсия фондына шәхсән үзең тапшырырга мөмкинме?
– Мөмкин. Аны барлык клиентларны хезмәтләндерү бүлекчәләрендә дә кабул итәчәкләр. Тик шунысы бар: әле, коронавирус пандемиясе шартларында, Русия Пенсия фонды бүлекчәләре бары тик алдан язылу үткән клиентларны гына кабул итә. Шуңа күрә, башта бүлекчәгә шылтыратып, кабул итүгә теркәлүегез сорала.
– Пропискам – Уфада. Үзем Туймазыда яшим. Мин гаризаны яшәгән урынымдагы бүлекчәгә тапшыра аламмы?
– Аласыз. Гаризалар экстерриториаль тәртиптә кабул ителә. Ягъни аларны Русия Пенсия фондының теләсә кайсы бүлекчәсенә дә тапшырырга мөмкин. Төрле сәбәпләр аркасында, үзегезнең мөмкинлегегез булмаса, аны сезнең исемнән законлы вәкилегез дә тапшыра ала.
– Дәүләт ярдәмен алу өчен гаризаларны кайчанга кадәр тапшырырга кирәк?
– Русия Пенсия фонды гаризаларны 1 октябрьгә кадәр кабул итә. Матди ярдәм бала 1 июльгә кадәр туган очракта апрель-июнь айлары өчен һәр айга 5000 сум күләмендә түләнәчәк.
– Ә гаризаны 1 июльдән соң тапшырсам? Акча элеккечә, аена бер тапкыр киләчәкме?
– Андый очракта, акча өч ай өчен бергә түләнәчәк. Ягъни, бер тапкыр 15000 сум алачаксыз.
– Гаиләбездә өч яшькә кадәрге ике бала үсә. Тиешле акчаны алу өчен аларның һәркайсына аерым гариза язу кирәкме?
– Юк. Бер гариза тапшыру да җитә. Һәр бала өчен 5000 сум түләнәчәк, ягъни гаиләгез апрель-июньдә ай саен өстәмә 10000 сум акча алачак.
Язманың ахырын иртәгә укыгыз!
Фото: https://vk.com/wall-34274730_814749
Читайте нас: